Туган як

"Чишмәләргә йөзек салдым"

Халык иҗаты йортында “Җидегән чишмә” әдәби-музыкаль берләшмәсенең мәшһүр язучы һәм җәмәгать эшлеклесе Рабит Мөхлис улы Батуллага багышланган “Рабит Батулла остаханәсе” дип аталган кичәсе булды.

Яртылаш тулган зал... Газета укучылар киресен уйламасыннар, алдан ук әйтеп куям: тамашачыларның залның яртысында гына булу Батулланы яратмаудан яисә “Җидегән чишмә”не санга сукмаудан түгел – вәзгыять шундый. “Ковид”ка бәйле рәвештә, тагын көчәйтелгән чикләүләр кертелгән чак: битлекләр... тиешле ара ераклыгын саклау... залларның тулыланышы 50 процент кына... Сүз дә юк, мондый шартларда 100 процент заллар тутыру турында хыялланып та булмый. Шундый чикләүләр булганда, бик нык карарга теләгәннәре дә, халык күп җыелган урынга барудан тыелып калырга мөмкин...

Казаннан чакырылган хөрмәтле кунаклар да күп түгел. Рабит абый үзе белән нибары ике кеше алып килгән. Дөрес, алары да танылган шәхесләр: “Мунча ташы” эстрада театрының беренче җитәкчесе, Татарстанның халык артисты, Атказанган мәдәният хезмәткәре Шәмси Закиров һәм ТР Атказанган сәнгать эшлеклесе Алмаз Хәмзин. Һәм шулар җитәдер дә.  Чөнки кичәләр, гадәттә, күпләп чакырылган мөхтәрәм кунакларның озаклап “дежур сүзләр” сөйләп, тамашачыларны ялыктыруына кайтып кала башлаган иде. Әнә шул, риядан гына мактаулар арасында, кичәнең төп герое ара-тирә генә сүз каткалап ала иде. Нәтиҗәдә, тамашачы аның үзен ишетмичә дә кала.

Ә монда Рабит Батулла үзәктә үзе булды. Түбәнкамалылар яраткан язучының тормыш юлын, иҗатын аның үз авызыннан ишеттеләр. Иҗатта күтәрелешләрен генә түгел, чигенешләрен дә ул үз теле белән әйтеп бирде, Батуллага гына хас юмор белән тормышындагы кызыклы хәлләрне дә сөйләп бирде, тамашачыны коры сүзләр белән генә ялыктырмас өчен тальянда, гармунда, тынлы музыка уен коралында матур моңлы көйләр дә яңгыратты. Кыскасы, залдагы халыкны кичә кунагы белән бәйли торган күренмәс җепләр сузылгандай булды. Менә моны инде, чын мәгънәсендә, аралашу дип әйтергә була. Хәер, кичәнең сценаристы һәм алып баручысы да,  Туфан Миңнуллин исемендәге татар драма театры режиссеры, Татарстанның халык артисты Рөстәм Галиев аны нәкъ менә әңгәмә рәвешендә, кирәкле урында тиешле сорауларын биреп, алып барды да инде.

Кичә кунаклары Шәмси Закиров һәм Алмаз Хәмзин да Рабит Батуллага бәйле истәлекләрен яңарттылар, кызыклы вакыйгаларын искә төшереп, көлдереп тә алдылар. Аларның чыгышларын да тамашачылар көчле алкышларга күмде.

Әлеге кичәне  тамашачылар белән берлектә ахырына кадәр карап утырган муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесе  вазыйфаларын башкаручы Рамил Муллин, сәхнәгә чыгып, кичәгә карата үз фикерен белдереп: “Рабит абый – татарның танылган шәхесе. Мондый кичәләр, халкыбызның күңелен рухи яктан баетырга мөмкинлек бирә. Мондагы тирән эчтәлекле чыгышларны яшь буын да ишетсә яхшы булыр иде. Милләттәшләребез өчен күркәм традициягә әверелгән “Җидегән чишмә” кичәләренә аларны да күпләп җәлеп итәргә кирәк. Милләттәшләребезгә мондый очрашулар тансык, ул безнең киләчәгебез якты буласына ышанычны арттыра”, – диде.

Әдәби музыкаль кичә, матур гадәт буенча, “И туган тел” җырын күмәкләшеп аягүрә басып җырлау белән тәмамланды...

Ни өчен бу “Җидегән чишмә” нәкъ менә Рабит Батуллага багышланды соң? Әлеге кичәне халык ничек кабул итәсен оештыручылар үзләре дә белмәгәндер? Әлбәттә, моны бары тик фаразларга гына мөмкин иде. Өлкән буын кешеләре әле онытмаганнардыр: әдәби-музыкаль берләшмәнең совет чорына караган беренче кичәләре түбәнкамалыларны җәмгыятебезнең “йөзек кашы” булган татар зыялылары – мәдәният һәм сәнгать әһелләре, танылган язучылар белән очраштырудан гыйбарәт иде. Әнә шул ягы белән ул тиз генә популярлашты. Легендар шәхесләр – Сибгат Хәким, Сара Садыйкова, Бакый Урманче, Риза Ишморат һ.б. катнашында уздырылган очрашулар үзләре генә ни тора! Андый кичәләрне шәһәрдәшләребез зарыгып көтеп ала, яратып карый иде. Халыкка шулай якын булуы “Җидегән чишмә”нең данын еракларга таратты да инде.

Рабит Батуллинның дәрәҗәләрен исемнәрен саный башласаң шактый: ул – театр режиссеры, педагог, драматург, публицист, сатирик, Татарстан язучылар берлеге әгъзасы, ТАССРның атказанган сәнгать эшлеклесе, Татарстанның халык язучысы, Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреаты да әле ул. Әйе, бу яктан караганда барлык таләпләргә туры килә торган шәхес. Ул, бигрәк тә, өлкән һәм урта буын кешеләренә таныш. Әсәрләрен дә яратып укыйлар. Халыкыбыз аны белә, таный. Хәер, татарда мәшһүр кешеләр болай да бик күп. “Җидегән чишмә” әдәби-музыкаль кичәсенең эшчәнлеге берникадәр вакыт сүлпәнләнеп торуы һич кенә дә татарда танылган шәхесләр булмаудан түгелдер.

Чыннан да, “Чишмә”нең элеккечә “челтерәү”дән туктаган чагы булды. Билгеле, моңа һәркем үзенчә бәя бирде. Кемнәрдер: “Татарның затлы вәкилләре китеп бара, ә яшьләр арасында аларны алмаштырырдай якты шәхесләр күренми” дисәләр, икенчеләре исә: “Хәзер рухи кыйммәтләр онытылды, кешеләрне шаккатырырдай кичәләр бүтән кабатланмас”, – дип, төшенкелеккә бирелделәр. Түбәнкамаылар арасында гына түгел, “Җидегән чишмә”гә җан өрергә алынган оештыру комиссиясе әгъзалары арасында да каршылыклы фикерләр, икеләнүләр шактый иде. Математикада гына ул “ике икең – дүрт”. Ә монда?..

Онытмаган булсагыз, бу елның апрелендә, “Җидегән чишмә”нең яңартылган беренче кичәсе узды. Ләкин ул “Җидегән чишмә”нең элекке данын кайтарырлык дәрәҗәдә булды, дип әйтмәс идем. Бу бер миннән генә чыккан сүзләр түгел. Күпләр шундый фикер белдерде. Хәзер ул хакта кабатлап язып тормыйм. Газетабызның 30 апрель санында “Чишмә” кабат элеккечә челтерәрме?” дигән язмамда ул кичәгә карата фикерләремне язган идем инде...

Һәм менә монысы... Кичәдән соң туган беренче уйлар:  ул бик җылы узды, кайчандыр театр тамашаларында сәхнә тоткан Рабит Батулла монда да үз холкына, чыгыш ясау осталыгына хилафлык китермәде, кирәк чакта җитди, урыны белән уен-көлке сөйләп, һәркемне үз авызына каратып тота белде. Соңыннан таныш-белешләрдән, хезмәттәшләрдән сораштыргач та, кичә турында һәркем уңай фикер әйтте.

Дөрес, камиллеккә чикләр юк, дигәндәй, эшләнәсе эшләр байтак. Әле килеп җитмәгән урыннары да бардыр? Иң беренче чиратта, мондый кичәләргә яшьләрне күпләп тартырга кирәк. Залларны шыгырым тутырырлык итеп җыю өчен, кешеләрне андый күмәк урыннарга килүдән куркытып торучы “ковид” дигән зәхмәтне җиңәсе бар әле. “Җидегән чишмә”нең элекке шөһрәтен кайтару өчен армый-талмый эшлисе бар.  Ә менә чираттагы бу кичә – татарның “йөзек кашы” Рабит Батулла белән очрашу  –  шул юлда беренче адым  булды кебек. “Чишмә”гә чираттагы йөзек салынды...

 

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: