Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Бәйрәм кайтавазы

Авылларда бәйрәмнәр гөрләде

Узган ялларда Кама Аланы бистәсендә һәм районыбызның кайбер авылларында Сабантуйлар гөрләп узды.

Кама Аланы бистәсе Сабантуена Түбән Кама муниципаль районы башлыгы Рамил Муллин да килеп, җыелган халыкны бәйрәм белән котлады. 

«Сабантуй — төрле халыкларны берләштерүче, безне көчтә һәм чыдамлыкта сынаучы милли бәйрәм. Кайда гына яшәсәк тә, нинди генә һава торышы булса да, без аны һәрвакыт үткәрәбез, традицияләрне хөрмәт итәбез һәм аларны киләчәк буынга тапшырабыз. Сезне бу искиткеч бәйрәм белән чын күңелдән котлыйм», — диде ул. 

Рамил Муллин һәм Кама Аланы башлыгы Ринат Сәлахетдинов Кама Аланында яшәүчеләрнең кайберләренә, күпьеллык намуслы хезмәтләре өчен, лаеклы бүләкләр, Мактау грамоталары һәм Рәхмәт хатлары тапшырдылар.

Бәйрәм театральләштерелгән бай эчтәлекле пролог белән башланып китте. Ул хезмәтне һәм җир кешесен хөрмәт итү, татар халкының йолаларын һәм гореф-гадәтләрен яңартуга багышланган иде. Аннан бәйрәм милли уеннар, спорт ярышлары белән дәвам итте. Иң кызыгы һәм игътибар үзәгендә — биек һәм авыш баганага күтәрелү, татар көрәше булды. Алардан тыш та мәйданда бик күп күңел ачу чаралары, уеннар оештырылган иде. 

Җыелган кунакларны татар халкының милли ризыгы — бавырсак белән сыйладылар. 

Каенлы авылы Сабантуенда, һава торышы начар булуга карамастан, халык күп җыелган иде. Алар капчык киеп йөгерү, йомырка куелган кашыкны кабып йөгерү, чүлмәк вату, армрестлинг, ат чабышы, турникта тартылу, гер күтәрү, су ташу ярышларында бик теләп катнашты. Һәм әлбәттә, бу Сабантуе да бәйрәмнең төп ярышы — татарча көрәштән башка узмады. 

Җиңүчеләр дә, катнашучылар да бүләксез калмады, көрәш батыры Сабантуйның төп бүләге — тәкә белән бүләкләнде. 

Шәңгәлче авылы Сабантуе да төрледән-төрле кызыклы уеннар белән үрелеп барды. Авыл җирлеге башлыгы Рамил Сәлимов һәм Түбән Кама муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Альфред Нигъмәтҗанов җыелган халыкны сәламләп, «Орсис-Агро» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятенең терлекчелек алдынгыларын бүләкләде, җыелган халыкны бәйрәм белән котлады. Биредә инде күп еллар «Мунча ташы» эстрада театры артистлары бәйрәмне үзләренең чыгышлары белән ямьләндереп торалар. Шулай ук шәһәрдә уңышлы гына эшләп килүче «Тулпар» халык җыр һәм бию ансамбленең матур биюләре нур өстенә нур булды. 

Зур Афанас авылы Сабантуенда да җирлектә урнашкан предприятие һәм оешмаларда эшләүче производство алдынгылары, юбилярлар, спортчылар, яңа туган балалар, мобилизацияләнгәннәрнең гаиләләре, авылның өлкәннәре һәм «Иң яхшы ишегалды» бәйгесе җиңүчеләре бүләкләнде. Биредә булачак беренче сыйныф укучыларын һәм мәктәпне тәмамлаучыларны билгеләп үтү күркәм гадәткә әйләнеп бара. 

Түбән Уратма авылы Сабатуена авыл җирлегендә яшәүчеләр генә түгел, ерак араларны якын итеп башка авыллардан да халык шактый җыела. Чөнки биредә ел саен үзенчәлекле ярышлар, кызыклы уеннар уйлап табыла. Авыл халкы үзе дә ярышларда бик актив катнаша. Нинди бәйрәм дәртле биюләрдән, күңелле җырлардан башка узсын ди?! Әлбәттә, мәйданда матур җырлар тынып тормады.

Ширәмәт авыл җирлегендә дә Сабантуй бәйрәме бик күңелле узды. Балалар һәм өлкәннәр өчен төрле уеннар һәм конкурслар оештырылды. Бистәнең җирле талантлары, дәртле җырлары һәм биюләре белән бәйрәмне тагын да ямьләндерделәр.

 

Шәһәребезнең Габдулла Тукай исемендәге уку һәм аралашу паркында беренче мәртәбә сәламәтлекләре буенча мөмкинлекләре чикле түбәнкамалылар өчен Сабантуй узды. Әлеге бәйрәмне «Рубаха» арт-кластеры оештырып йөрде. 

Паркта төрле спорт төрләре буенча ярышлар узды: капчык киеп йөгерү, аркан тарту, чүлмәк вату. Сәламәтлекләре чикле түбәнкамалылар ярышларда бик теләп катнаштылар. 

«Сөенеч» курчак театры актерлары әзерләгән милли флешмоб бәйрәмне матур итеп тәмамлады.

Фотолар социаль челтәрләрдән

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев