Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Бәйрәм кайтавазы

Әдипне хөрмәтләделәр

Факил Миңнемөхәммәт улы Сафинның 70 яшьлек юбилеена багышланган кичә узды.

Чаллы дәүләт драма театрында Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреаты, Татарстан Язучылар берлегенең Чаллы бүлеге җитәкчесе, күренекле прозаик, шагыйрь, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, филология фәннәре кандидаты, Бөтендөнья татар конгрессының Яр Чаллы шәһәре җирле оешмасы җитәкчесе Факил Миңнемөхәммәт улы Сафинның «Минем җанда Галәм яши» дигән иҗат кичәсе узды. Ул әдипнең 70 яшьлек юбилеена багышланды. 

Кичәдә Казаннан, Әлмәттән, Мамадыштан һ.б. районнардан килгән кунаклар, әдәбиятсәнгать әһелләре арасында Түбән Кама вәкилләре — Бөтендөнья татар конгрессының Түбән Кама бүлеге җитәкчесе Рөстәм Ганиев, муниципаль район башкарма комитетының мәдәният идарәсе начальнигы Гөлназ Арсланова, Кол Гали исемендәге милли китапханә мөдире Гүзәлия Гыйбадуллина, «Кама таңнары» әдәби берләшмәсе җитәкчесе Рәсимә Нәбиуллина, язучы Фәтхулла Абдуллин һәм башкалар бар иде.

Бу көн чараларга бай булды. Төшкә кадәр иҗат әһелләре өчен мәктәп укучылары белән очрашулар оештырылды. Бөтендөнья татар конгрессы әгъзаларының эшлекле утырышы да булды. 

Язучыны хөрмәтләүгә багышланган төп иҗат кичәсе соңрак башланды. Юбилярны котларга әдипнең туган ягы Мөслим районыннан гына түгел, республиканың бик күп төбәкләреннән туганнары, иҗатташ дуслары, төрле дәрәҗәдә җитәкчеләр килгән. Түбәнкамалылар исеменнән котлау өчен сүз Рөстәм Ганиевкә һәм Гөлназ Арслановага бирелде. Алар Түбән Кама муниципаль районы башлыгы Рамил Муллин (шулай ук күренекле әдипнең якташы) исеменнән әдипне юбилее белән котлап, Рәхмәт хатлары һәм истәлекле бүләкләр тапшырдылар. 

Кичә һәркемнең күңелендә матур истәлек булып сакланырлык итеп оештырылган иде.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев