Туган як

28 апрель – Ашыгыч ярдәм хезмәткәрләре көне

Бүген Россиядә ашыгыч ярдәм хезмәткәрләре көне билгеләп үтелә.

Түбән Кама ашыгыч ярдәм станциясендә 200 дән артык кеше эшли: фельдшерлар, диспетчерлар һәм машина йөртүчеләр. Алар һәрберсе кеше гомерен саклап калу өчен бөтен көчләрен биреп эшлиләр hәм һәрвакыт ярдәм күрсәтергә әзер. Көн-төн алар кешеләр сәламәтлеге һәм гомере сагында тора, үз-үзләрен онытып, тәүлекләр буе вакытларын хезмәттә үткәрәләр.

Хөрмәтле ме­ди­цина хезмәткәрләре! Сезне ихластан һөнәри бәйрәмегез белән котлыйбыз! 

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: