Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Бәйрәм кайтавазы

27 сентябрь – Тәрбиячеләр көне

Түбән Кама муниципаль районы Башлыгы һәм Түбән Кама мэры Рамил Муллин мәктәпкәчә белем бирү хезмәткәрләрен һәм ветераннарын һөнәри бәйрәмнәре белән котлады.

Ул билгеләп үткәнчә, балалар бакчасы – һәр бала тормышында аерым урын алып тора.

«Биредә балалар дөньядагы иң мөһим әйберләрне – аралашуны, дуслыкны, мөстәкыйльлекне өйрәнә. Бу процесста Сез бик зур роль уйныйсыз», – дип ассызыклады Муллин.

Аның сүзләренчә, Түбән Кама районында мәктәпкәчә белем бирү сыйфатын арттыруга аерым игътибар бирелә. Территориядә 97 балалар бакчасы эшли, аларда 16,5 меңнән артык бала тәрбияләнә. Мәктәпкәчә учреждениеләрдә 4,5 меңнән артык хезмәткәр эшли.

«Хезмәтегез, чиксез мәхәббәтегез, сабырлыгыгыз һәм зирәклегегез, балаларыбызны бәхетле итә белүегез өчен рәхмәт. Сезгә киләчәктә һөнәри өлкәдә уңышлар, илһам, иҗади шатлык һәм тәрбияләнүчеләрнең мәхәббәтен телим! Сезгә һәм гаиләләрегезгә бәхет, сәламәтлек һәм иминлек юлдаш булсын!» – дип йомгаклады шәһәр һәм район башлыгы.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев