Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
Бу - әһәмиятле

Зур эшләр башкарылган

1 сентябрьдә Шинчылар проспектындагы 47 нче йорт янында моңарчы күрелмәгән бәйрәм күтәренкелеге хөкем сөрде.

Яңартылган ишегалдын ачу тантанасында катнашу өчен Татарстан Республикасы Рәислегенә кандидат Рөстәм Миңнеханов монда яшәүчеләр янына кунакка килде. Биредәге ремонт эшләре «Безнең ишегалды» республика төзекләндерү программасы кысаларында алып барылды.

Р. Миңнеханов, ишегалдын бер кат йөреп чыкты, шул тирәдәге йортларда яшәүчеләр белән аралашты, йорт яны территориясен төзекләндерү белән шөгыльләнгән төзүчеләрнең эшен бәяләде. «Бу бик зур тырышлык сорый торган хезмәт! Идарәче компаниягә, подрядчыларга һәм рәхмәт белдерәсем килә. Булганны саклый белик, тагын да матурлыйк, биредә очрашып, үзара аралашып яшәргә язсын. Белем көне белән!» — дип котлады ул. 

«Күрегез, безнең ишегаллары, парклар һәм скверлар ничек үзгәрә, юллар ничек ремонтлана! «Безнең ишегалды» программасының биш елында без 7 миллиард сумга диярлек 400 ишегалдын ремонтладык», — дип сөйләде Радмир Беляев. 

Шинчылар проспектындагы 47 йортта ремонт вакытында яшәүчеләрнең теләкләре исәпкә алынган, гаять зур эш башкарылган: юлларга асфальт җәелгән, машина юллары киңәйтелгән, булганнары ремонтланган һәм яңа машина кую урыннары һәм тротуарлар булдырылган. Шулай ук яктырту баганалары, эскәмияләр һәм чүп савытлары куелган, яңа балалар һәм спорт мәйданчыгы төзелгән. 

Бу чыннан да яхшы күршелек бәйрәме булды: концерт программасы, викториналар, бәйгеләр, спорт ярышлары, осталык дәресләре. Бәйрәм бүләкләү тантанасы белән тәмамланды. «Безнең ишегалды» программасы активистлары Рөстәм Миңнехановтан бүләкләр алды.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев