Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Бу - әһәмиятле

Видеокүзәтүнең файдасы бармы?

Узган ел Түбән Камада «куркынычсыз ишегалды» программасы буенча 800 видеокүзәтү камерасы урнаштырылган.

Һәм шушы саннар белән без интернет-трафик күләме буенча Татарстан шәһәрләре арасында өченче урынны алдык. 

Бу хакта җитәкчеләрнең «эшлекле дүшәмбе» киңәшмәсендә «Түбән Кама мәгълүмат үзәге» директоры Максим Шаронов әйтте. 

Хәзер шәһәребездә барлыгы шундый 3346 видеокамера урнаштырылган. Югары сыйфатлы сурәтләр бирүче тагын 60 видеокамера «Куркынычсыз шәһәр» программасы кысаларында эшли. 

Барлыгы 63 йорт «акыллы домофоннар» белән җиһазландырылган. Болары инде фотосурәт белән генә ишек ачучы, ерактан торып та, телефон кушымтасы аша ишекне ачып булучы домофоннар. Быел цифрлаштыру торак-коммуналь хуҗалыгына, мәгариф һәм медицина өлкәләренә дә кагылачак. 

«Мәдәни мирас объектларында QRкодлы табличкалар урнаштыру күздә тотыла. Алар аша әлеге объект турында тулы мәгълүмат алырга мөмкин булачак. ТКХ өлкәсендә мобиль кушымта форматында гамәлгә ашырылган һәм халыкның тораккоммуналь хуҗалык оешмалары, хакимият органнары һәм бизнес белән хезмәттәшлеге өчен мәйданчык булган «Локоло» сервисы тоташтыру этабында тора», — диде Максим Шаронов. 

Бер уйласаң, камераларның яхшы яклары бик күп. Әйтик, ишегалдында берәр авария-мазар була калса, без видеокамера бармы-юкмы икән дип кызыксынабыз. Сәүдә нокталарында урлашу очраклары булганда да видеокамераларны карарга ашыгабыз. 

Видеокамераларны күп катлы йортларның подъездларында урнаштыру да урлашу, вандаллык очракларын ачыкларга ярдәм итә. Исегездә булса, әле кайчан гына шул күзәтү камералары ярдәмендә велосипед урлау очрагы ачыкланган иде. Почта ящикларына, ишекләргә көн күрсәтмәүче "батыр«лар да шул камералар аша ачыклана. Бу уңайдан «ТАТВИЖН» ситуация үзәге биргән мәгълүматларга күз салсак, узган елның 25-29 декабрьләрендә (бу бәйрәм ыгы-зыгысы көннәре) 20 гариза килгән һәм каралган. Узган ел Түбән Камада «куркынычсыз шәһәр» видеокүзәтү камералары ярдәмендә 219 җинаять ачылган. Моннан тыш, камералар ярдәмендә 1206 административ хокук бозу очраклары ачыкланган. Бу турыда ел йомгаклары буенча үткәрелгән киңәшмәдә Түбән Кама эчке эшләр идарәсе начальнигы Айдар Фәсхетдинов хәбәр итте.

Күргәнегезчә, камераларның яхшы яклары күбрәк. Ул үзебезнең, балаларыбызның иминлеге өчен дә файдалы. Ә халык фикеренә колак салсак, таяк ике башлы булган кебек, кешеләр дә төрлечә фикер йөртә.

Равил Әхмәтов: «Мине подъездлардагы видеокамералар борчымый. Ә менә юл буена тезелгәннәрен артык күп дип саныйм. Мәсәлән «Чаллы — Казан» трассасында инде хәрәкәт күптән ике яклы. Тик тизлекне арттырырга ярамый, адым саен диярлек камера...» 

Наил Хөсәенов: «Мин ишегалдына куелган камера аша үземнең автомобилемне бәрдереп качкан кешене эзләп таптым. Камералар, әлбәттә, кирәк».

Алисә Галиуллина: «Видеокамералар безнең үзебез өчен дә бик уңайлы. Бала коляскаларын, велосипедларны урамда ук калдырып йөргән чаклар күптән узды. Заманасы шундый, җиңел кәсеп эзләүчеләр күбәйде». Ә кемдер инде, «даими күзәтү астында яшисем килми», дисә — милкеңне һәм сәламәтлегеңне саклау өчен бу чара белән генә килешергә туры килер дип уйлыйм.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев