Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Бу - әһәмиятле

«Ул чын десантчы иде»

Тәкъдире, язмышы шул булганмы, Украинадагы махсус хәрби операциядә һәлак булган түбәнкамалыларның беренчесе Илнур Фәнис улы Сибгатуллин иде.

Аның белән шәһәрдәшләр 2022 елның март башында мәңгелеккә хушлашты. 

Илнур турында беренче тапкыр кайдан ишетүемне әле хәзер дә хәтерлим. Кызым үзе белем алган 2 нче гимназиядә укыган Илнур Сибгатуллинның Украинада барган махсус операциядә һәлак булуы турында ватсаптан хәбәр җибәрде. Бераздан үзе шалтыратты: «Ике сыйныф түбәнрәк укыды дип беләм. Әни, бигрәк яшь бит...», — диде дә елап җибәрде. Аны тынычландыра алмыйм, чөнки үзем дә тетрәнеп калдым... 

«Үзем җитәкләгән коллективта хезмәт куючыларның тормышы турында барысын да беләм дип әйтә алмыйм. Ә менә Елизавета Ивановна күп еллар китапханәдә эшли. Филиал мөдире буларак, аның белән еш аралашырга туры килә, — дип искә ала Түбән Кама муниципаль районының китапханәләр системасы директоры Гөлназ Арсланова. — Кайчакта эш мәсьәләләре кысаларыннан чыгып, гаилә, балалар турында да сөйләшеп алабыз. Илнур һәм Айрат китапханәгә еш киләләр иде. Икесе дә акыллы, ягымлы, әтиәнисенә ихтирамлы. Елизавета Ивановнадан: «Бүгенге яшьләргә охшамаган улларыгыз. Ничек шулай тәрбияләдегез?» — дип соравым истә калган. Хәзер менә аның гомере азагына кадәр онытылмас кайгысын уртаклашам».

Украинадагы хәлләр күп ата-аналарның, гаиләләрнең тынычлыгын алды. Контракт буенча хезмәт итүче улы турында Елизавета Ивановна да, йөрәге сизенгән кебек, хезмәттәшләренә: «Күңелем тыныч түгел, бер дә җибәрәсем килми. Үземне куяр урын тапмыйм», — дигән булган... 

Илнур Сибгатуллинның һәлак булуы турында хәбәр ишетелгәч, социаль челтәрләрдә аның турында бер-бер артлы язмалар, истәлекләр, кайгы уртаклашу сүзләре барлыкка килде. Татарстан Республикасы Рәисе (ул чакта Президенты) Рөстәм Миңнеханов та Сибгатуллиннар гаиләсенең тирән кайгысын уртаклашты... 

Күп кенә гаиләләрдә балалар, һөнәр сайлаганда, әтисе яки әнисе юлыннан китә. Гаилә башлыгы Фәнис Әкърам улы — күпьеллык стажлы хәрби кеше. Түбән Кама шәһәренең 1нче гимназиясендә ОБЖ фәне укыта. Кирәк бит, ике улы да әтиләре үрнәгендә, хәрби командирлар әзерли торган уку йортын сайлый. Дөрес, Илнур, үзе белгән сәбәпләр белән, укуын өзә. Үзен бизнеста табырга тырышуы да юкка була. Кабат хәрби хезмәткә кайта. Ульяновск шәһәрендәге хәрби частьтә контракт буенча хезмәт итә башлый. Илнур үзенең физик яктан әзерлегенә дә игътибар бирә: ул спорт белән шөгыльләнә. Ульяновскида Сибгатуллин «КХЛ-Новотранс» корпоратив хоккей лигасында катнашкан. Сайтта аның фотосы белән шәхси карточкасы урнаштырылган: буе — 190 см, авырлыгы — 85 кг, һөҗүмче. 

Илнурны сыйныфташлары оптимист, зарланырга яратмый торган кеше буларак искә ала. Сыйныф җитәкчесе Лидия Клюгеның да истәлекләре матур хатирәләр белән сугарылган. «Бик гади, ачык, эчкерсез егет. Моны аның күзләреннән күрергә мөмкин иде. Шул ук вакытта үзенә игътибар җәлеп иттерә белә. Аны яратмаска мөмкин түгел. Ярдәмчел булуы истә калган. Сыйныфта берәрсенең сөмсере коелып утырганын күрсә, ул йөгереп килеп җитә, күңелен күтәрә торган сүзләр белән шундый оста итеп юата», — ди ул.

Егет берара ресторанда официант булып эшли. Бергә эшләгән коллегаларыннан берсе егетне максатчан, тырыш, аралашуда җиңел, шат күңелле, вакыйгаларга җиңел карый торган кеше дип искә ала... 

Илнур белән хушлашкан көнне, аның гәүдәсе салынган табутны «Бигеш» аэропортыннан аны үзе яшәгән йорт ишегалдына алып кайттылар. Анда шактый кеше җыелган иде. «Мәңгелек ут» янындагы митингта да иртәдән үк халык күп булды. Гвардия сержанты И. Сибгатуллин белән саубуллашу кайгы мәрәсимен Җиңү монументы янында уздыру — аның Ватанының батыр йөрәкле ире булуына ишарә дип кабул итәргә кирәк. 

Подполковник Михаил Давыдов Һава десанты гаскәрләре командованиесе исеменнән Илнурның туганнарының кайгысын уртаклашып: «Ул чын десантчы, яхшы командир, хезмәттәшләре өчен үрнәк булды. Моны хәрби хәрәкәтләрдә бер тапкыр гына расламады. Үткәннәрне кире кайтарып булмый. Илнурны югалту ачысы да йөрәкләрдә озак сакланыр», — диде. 

Сыйныфташы Әдилә Чернова (Хисмәтуллина): «Илнур — ачык, аралашучан, ярдәмчел, көчле рухлы, тәвәккәл һәм намуслы егет иде. Язмышын хәрби хезмәт белән бәйләргә карар кылды. Чираттагы ялында Түбән Камага кайта иде. Һичшиксез, аның белән очрашабыз, сөйләшеп сүзебез бетми. Ул хәрби хезмәте турында — салкын палатка эчендә йоклаулары, һава торышы нинди булуга карамастан көндезен дә, төнлә дә күп километрларга йөгерүләре, парашюттан сикерүе турында сөйли иде. Мин аны тын да алмый, шаккатып тыңлыйм... Кыю, үз гамәлләре өчен җавап бирә торган, ярдәмгә әзер егет иде ул. Украинага кадәр дә «кайнар нокта»ларда алып барылган хәрби операцияләрдә катнашып, исән-имин кайтты. Ә менә монысында... Аның исеме дә бик мәгънәле: Ил нуры, Ватан нуры... Олыны — олы, кечене кече итә, дуслыкның кадерен белгән сыйныфташым Илнурны һәрвакыт яхшы яктан гына искә алырмын», — дип сөйләде. 

Батыр шәһәрдәшебезнең якты истәлеге йөрәкләребездә мәңге сакланыр!

Нурисә Габдуллина
Фото шәхси архивтан.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев