Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Бу - әһәмиятле

Түбәнкамалыларга яңа ел фейерверкларын ике мәйданчыкта җибәрергә рөхсәт иттеләр

Татарстанда янгынга каршы махсус режим 2023 елның 25 декабреннән 2024 елның 8 гыйнварына кадәр гамәлдә булачак.

Түбән Камада, янгынга каршы махсус режим гамәлдә булган чорда фейерверкларны ике махсус җиһазландырылган мәйданчыкта гына җибәрү рөхсәт ителәчәк: Химиклар проспектындагы 86 нчы йорт һәм Көньяк урамындагы 4 нче йорт каршында. Бу хакта хакимиятнең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Татарстан Республикасында янгынга каршы махсус режим 2023 елның 25 декабреннән 2024 елның 8 гыйнварына кадәр гамәлдә булачак. Бу чорда пиротехника куллану чикләнгән.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев