Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Бу - әһәмиятле

Түбән Каманың өч микрорайонының территориаль иҗтимагый үзидарәсе микрорайоннарны яхшыртуга 1 миллион сум алачак

Түбән Камадан конкурста 10 ТИҮ катнашты.

Казанда 2023 ел йомгаклары буенча «Татарстан Республикасының иң яхшы территориаль иҗтимагый үзидарәсе» республика конкурсында җиңүчеләрне һәм призерларны бүләкләү тантанасы булды. Конкурс «ТР Муниципаль берәмлекләр Советы» Ассоциациясе ярдәме белән 2015 елдан башлап үткәрелә.

Түбән Камадан конкурста 10 ТИҮ катнашты. 8, 11, 10, 14 һәм 26, 30 нчы микрорайоннарның иҗтимагый үзидарәләре җиңүче дип табылды. Түбән Каманың башка конкурсантлары призлы урыннар яулады.

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, әлеге конкурста җиңүчегә 1 миллион сум акча биреләчәк, ә призерларның һәрберсе 477шәр мең сум алачак. Бу акча әлеге микрорайоннарда балалар мәйданчыклары һәм спорт тренажерлары урнаштыруга юнәлдерелә.

Әмма 6 һәм 7 нче микрорайоннарның гранты йорт хайваннары өчен махсус мәйданчыкта тренажерлар урнаштыру өчен кулланылачак.

Фото: Түбән Кама ТИҮ

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев