Түбән Каманың дамба юлында капиталь төзекләндерү эшләренең 2 нче этабы тәмамланды
Төзекләндерү ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы ярдәмендә башкарылды.
Кама елгасы буйлап сузылып килгән әлеге юл күп еллар төзекләндерүгә мохтаҗ иде. Шуңа күрә әлеге вакыйганы биредә бакчалары булган халык зур түземсезлек белән көтеп алды.
«Түбәнкамалылар инде бик күп еллар мондагы бакчаларга йөри. Соңгы елларда бакчачылык белән кызыксыну аеруча артты. Әйтергә кирәк, яшьләр дә хәзер җиргә тартыла. Биредә менә 12 меңгә якын хуҗалык бар. Һәм инде быел 1 мең 700 метрга якын озынлыкта юлны капиталь рәвештә ремонтлый алдык. Бу юлга ихтыяҗ һәрвакыт бик зур иде һәм менә хәзер төзекләндерелгәч, ул бик яхшырды, элеккегесе белән чагыштырырлык та түгел. Әле төзекләндерү эшләрен алдагы елга да дәвам итәргә ниятлибез», — диде Радмир Беляев.
Капиталь ремонт эшләре «Татавтодор» җәмгыятенең Түбән Кама филиалы эшчеләре тарафыннан башкарылды. Юл өслеген яңарту белән беррәттән 11 мең 600 квадрат метр мәйданда юл кырыйлары ныгытылган, 14 юл билгесе һәм 32 метр барьер киртәләр урнаштырылган. Бу эшләргә республикадан 61 миллионнан артык акча сарыф ителгән.
«Бакчачылар бу юлны бик озак көтте. Чөнки моннан меңләгән кеше бакчага йөри. Бездә юллар гына яңартылмый, насос та куйдылар, ут үткәрделәр. Безнең республикада гына бакчачыларга шундый ярдәм күрсәтелә. Шулай ук шәһәр җитәкчелегенә яхшы башлангычны дәвам итүләре, автобусларның йөреп торуы өчен рәхмәт», — ди Түбән Каманың бакчачылар ассоциациясе рәисе Илһам Булатов.
Дамбадагы юлның бу өлеше 2024 елда авыл хуҗалыгы министрлыгы аша республика программасына кертелгән иде. Беренче этап кысаларында үткән елны 750 метрга якын юл ремонтланган. 5 мең квардрат метр мәйданда юл яны участогы ныгытылган. Төзекләндерү эшләренә 23 миллионнан артык акча бүленеп бирелгән булган.
«Минем бакча «Дуслык» ширкәтендә урнашкан. Биредә яңа юл ачылуны бик шатланып көтеп алдык. Юл чыннан да бик әйбәт. Әле тагын ясалма тигезсезлекләр куйсалар да яхшы булыр иде. Чөнки тигез яңа юл яшьләргә дә бик ошады, зур тизлек белән йөрергә яраталар. Һәм инде җәяүлеләр өчен аерым тротуарлар булса, тагы да куркынычсыз, уңайлы булачак», — дигән фикерен белдерде бакчачы Разия Хәбибуллина.
Шулай итеп, ике ел эчендә дамбада бүгенге көнгә 2 км 400 м юл өслеге яңартылган.
"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев