Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Бу - әһәмиятле

Түбән Каманың 9 нчы мәктәбендә «Каймановские рубежи» региональ фәнни-гамәли конференция узды

Чара актлар залы сәхнәсендә укучылар чыгышы белән ачылды.

Шәһәребезнең 9 нчы мәктәбендә «Каймановские рубежи» дип аталган региональ фәнни-гамәли конференция булып узды. 

Бу конференция якташыбыз, районның Прости авылында туып үскән, Бөек Ватан сугышында катнашып, 1941 елның 26 августында ук Советлар Союзы Герое исеме бирелгән Никита Фадеевич Каймановка, аның сугышчан дусларына багышланды. Конференциядә Түбән Кама, Яр Чаллы, Зәй һәм башка шәһәрләр, районнардан укучылар, студентлар ике телдә (рус һәм татар телләрендә) язылган фәнни эшләре белән катнаштылар. 

Чара актлар залы сәхнәсендә укучылар чыгышы белән ачылды. Алар безне илебездә күптән булып узган вакыйгаларга алып кайттылар һәм бүгенге көн белән бәйләделәр. 

Соңыннан катнашучыларга Мәгариф үзәге директоры Резедә Җәләлова дипломнар, сертификатлар тапшырды. Конференцияне оештыручыларга, катнашучыларга, педагогларга алга таба да бу конференцияне үткәрүдә уңышлар юлдаш булсын дигән теләктә калдылар.

Рушания Габбасова, педагог, «Кама таңнары» әдәби берләшмәсе әгъзасы

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев