Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Бу - әһәмиятле

Түбән Каманың 7 волонтерлык проекты грант конкурсында җиңүче булды

Бу хакта Түбән Кама муниципаль районы рәсми сайтында хәбәр ителә.

СИБУРның «Яхшы эшләр формуласы» «Түбән Кама Нефтехим» волонтерларының җиде игелекле проектын хуплады. Бу хакта Түбән Кама муниципаль районы рәсми сайтында хәбәр ителә.

Социаль инвестицияләр программасы ярдәмендә Сибурның Түбән Кама предприятиесе хезмәткәрләре мөмкинлекләре чикле балаларга ярдәм күрсәтәчәк, әйләнә-тирә мохитне саклаячак, йортсыз хайваннарга ярдәм итәчәк һәм «Балкыш» социаль приютын тәмамлаучыларны киләчәк һөнәр сайлауга әзерләячәк. Нәкъ менә шушы проектлар ХІ грант конкурсында җиңде.

«СИБУР компаниясе хезмәткәрләренең XI волонтерлык проектлары конкурсында җиңүчеләргә шатмын. Узган ел «Яхшы эшләр формуласы» социаль инвестицияләр программасы ярдәмендә «Түбән Кама Нефтехим» волонтерлары компания хезмәткәрләре проектларында 100дән артык чара үткәргән, шәһәрнең 60тан артык оешмасы һәм учреждениесе, 5000нән артык кеше катнашкан«,- дип билгеләп үтте волонтер, Түбән Камада «Яхшы эшләр формуласы» программасы вәкиле Екатерина Сидорова.

«2023 елгы проектларны тормышка ашыруда ярдәм иткән, безнең чараларда катнашкан һәркемгә рәхмәт! Быел шәһәр халкын яңа һәм яраткан проектларда катнашырга чакырабыз», диелгән хәбәрдә.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев