Түбән Камада XI Студентлар белем бирү форумына теркәлү башланды
Гаризалар кабул итү 26 майда башланды һәм 26 июньгә кадәр дәвам итәчәк.
Татарстанда «Лига Форум» XI Студентлар белем бирү форумына теркәлү башланды.
Гаризалар кабул итү 26 майда башланды һәм 26 июньгә кадәр дәвам итәчәк, дип хәбәр иттеләр чараның матбугат хезмәтендә. Форум үзе 26 августтан 12 сентябрьгә кадәр Түбән Камадагы «Кама Артегы» яшьләр үзәге базасында узачак һәм бөтен Россиядән студентлар җыячак һәм төбәкнең яшьләр сәясәте өлкәсендәге төп вакыйгаларның берсе булачак.
Татарстан Яшьләр эшләре министры Ринат Садыйков сүзләренчә, «Лига Форум» белем бирү мәйданчыгы гына түгел, булачак лидерларны формалаштыруга ярдәм итә торган стратегик проект та. Ул ассызыклаганча, яшьләр өчен шартлар тудыру «Яшьләр һәм балалар» илкүләм проекты бурычларына туры килә.
Быел форум «Бүген эшләп, киләчәкне булдыр» девизы астында узачак. Программада — укыту, проект эшчәнлеге һәм шәхес сыйфатларын үстерү. Чарада Татарстаннан һәм илнең башка төбәкләреннән 900дән артык студент катнашыр дип көтелә.
Форум өч сменадан торачак: көллият һәм техникум студентлары өчен «Пофессионаллар лигасы» (26-30 август), анда үз-үзеңне үстерүгә һәм эмоциональ интеллектка басым ясала; югары уку йортлары студентлары өчен «Университетлар лигасы» нда (2-6 сентябрь) шәхси брендны, лидерлыкны һәм үзгәрешләргә яраклашуны өйрәнеп булачак; студентлар оешмалары лидерлары өчен «Җитәкчеләр лигасы» (8-12 сентябрь), анда игътибар проект фикерләвенә һәм студентлар бергәлеген үстерүгә багышлана.
Татарстан Студентлар лигасы президенты Шамил Якупов билгеләп үткәнчә, форум инде ун елдан артык актив яшьләр өчен мөһим платформа булып кала, катнашучыларга гамәли белемнәр, экспертлар белән аралашу тәҗрибәсе һәм үз инициативаларын тормышка ашыру мөмкинлеге бирә.
Форумда катнашу өчен конкурс буенча сайлап алу узарга һәм рәсми сайттан 26 июньгә кадәр гариза бирергә кирәк. Оештыручылар: Татарстан Хөкүмәте, республиканың яшьләр эшләре буенча министрлыгы һәм «Татарстан Республикасы Студентлар лигасы» төбәк яшьләр иҗтимагый оешмасы.
"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев