Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Бу - әһәмиятле

Түбән Камада «Ватанны саклаучылар» фонды МХО катнашучыларына һәм аларның гаиләләренә ярдәм итүен дәвам итә

Ачылганнан бирле анда 930 дан артык мөрәҗәгать каралган.

Түбән Камада «Ватанны саклаучылар» фонды үз эшен дәвам итә. Ачылганнан бирле анда 930 дан артык мөрәҗәгать каралган.

Алар мәгариф, эшкә урнашу, социаль ташламалар һәм башка күп нәрсәләргә кагылышлы булган. МХО ветераннары белем алу һәм квалификация күтәрү, «Время героев» программасы һәм махсус вакансияләр ярминкәләре кысаларында эш эзләү мәсьәләләре буенча мөрәҗәгать итә.

Шулай ук спорт чараларында, мәсәлән, Ватанны саклаучылар Кубогында, ветераннар өчен «Вместе победим» форумында катнашалар һәм башка очрашуларга йөриләр.

Мөрәҗәгатьләрнең бер өлеше психологик һәм реабилитация ярдәме белән бәйле. Кирәк булганда гражданнарны шифаханәгә җибәрәләр яки заманча протезлар белән тәэмин итәләр. Инвалидлык булганда торакны җайлаштырырга булышалар.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев