Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Бу - әһәмиятле

Түбән Камада ТКХ хезмәтләре өчен квитанцияләрдә яңа юл турында имеш-мимешләргә «СОГАЗ» ачыклык кертте

Ирекле рәвештә иминияләштерүгә кагылышлы проект бар, ләкин әлегә ул Татарстанга кагылмый.

«СОГАЗ» матбугат хезмәте Татарстан Республикасы территориясендә ТКХ хезмәтләре өчен квитанцияләрдә яңа юл барлыкка килү турында имеш-мимешләрне кире какты.

Искәртеп үтәбез, шушы көннәрдә мессенджерлар буенча түбәнкамалылар һәм район халкы төркемнәрендә ТКХ хезмәтләре өчен яңа юл барлыкка килү турында хәбәр җибәрелгән иде.

Шулай итеп, мәгълүмат дөреслеккә туры килми. НТР 24 телеканалына «СОГАЗ» компаниясендә аңлатуларынча, коммуналь хезмәтләр белән бергә торакны ирекле рәвештә иминияләштерүгә кагылышлы проект бар, ләкин әлегә ул Татарстанга кагылмый.

«Әлеге проект гражданнарга үз мөлкәтләрен ташламалы шартларда страховкаларга мөмкинлек бирә, әмма ул илнең башка төбәкләрендә гамәлгә ашырыла һәм хәзерге вакытта Татарстан Республикасына кагылмый», — дип аңлаттылар матбугат хезмәтендә.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X