Түбән Камада СВОда һәлак булган хәрбиләр хөрмәтенә Дан аллеясы барлыкка килергә мөмкин
Очрашуның инициаторы Дәүләт Думасы депутаты Айдар Метшин булды.
Түбән Камада шәһәр зиратын комплекслы төзекләндерү мәсьәләсе буенча киңәшмә узды. Очрашуның инициаторы Дәүләт Думасы депутаты Айдар Метшин булды.
Элегрәк СВОда һәлак булган хәрбиләрнең әниләре һәм туганнары аңа православие өлешендә юлның торышы уңаеннан мөрәҗәгать иткәннәр иде. Урынга чыгып тикшергәннән соң, геройларыбызның христиан һәм мөселман участокларында җирләнгән урыннарын төзекләндерү кирәклеге ачыкланды. Шулай ук Дан Аллеясын булдыру мәсьәләсе дә күтәрелде.
"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев