Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Бу - әһәмиятле

Түбән Камада салкын тиеп авыручы балалар саны арткан

Дүшәмбедә 625 баланың әти-әнисе табибларга ярдәм сорап шалтыраткан.

Тик шулай да табиблар, куркырлык берни юк, дип хәбәр итә. Чөнки беренче салкыннар башлануга, балалар күпләп салкын тиеп авырый башлый. Врачлар салкын тиюнең беренче билгеләре күренүгә үз белдегең белән дәваланмаска, ә дәваханәгә мөрәҗәгать итәргә киңәш бирә. Әгәр ниндидер сәбәпләр аркасында табибка языла алмыйсыз икән, һәр поликлиникада тере чират буенча фильтр-кабинет кабул итә. 

«Кирәкле белгечләргә Россия дәүләт порталы аша язылырга киңәш итәбез. Хәзер без табиб-педиатрларга һәм тар белгечләргә язылуны 14 көн алдан, гадәттәгечә, иртәнге 7 дә ачабыз. Шулай ук ата-аналарның телефон номерлары үзгәрә икән, алар моны шәфкать туташына әйтергә тиеш. Чөнки белгечләр үзләре дә авырырга, йә укырга китәргә мөмкин. Без ата-аналар белән элемтәгә чыгарга тиеш», — ди 2 нче балалар поликлиникасы мөдире Эльмира Хафизова.

Шулай ук табиблар ял көннәрендә кешеләр күп җыела торган урыннарга балалар белән йөрүдән тыелып торырга киңәш итә. 

" Узган атна ахырында поликлиникаларга мөрәҗәгать итүчеләр саны көненә 60-70 кеше тәшкил итсә, хәзерге вакытта 120-130 тирәсе. Өйгә чакырулар да көненә 70-80 булса, бүгенге көндә көндезге сәгать 12 дә инде 150 гә якын«, — дип аңлата күп профильле район үзәк хастаханәсенең баш табиб урынбасары Дарья Войман. 

Табиблар әйтүенчә, чирләмәс өчен алдан ук профилактик чаралар үткәрергә — витаминнар эчәргә, чыныгу чаралары уздырырга һәм прививка ясатырга кирәк. 

Прививка дигәннән, шул ук табиблар әйтүенчә, бу грипп, короновирустан саклануның иң нәтиҗәле ысулы булып санала. Бүгенге көндә 126 меңнән артык түбәнкамалы гриппка каршы прививка ясаткан, шуларның 94 меңе — өлкәннәр, калганнары балалар. Короновирустан вакцина ясатучылар — 74 мең кеше. Төрле йогышлы авырулардан саклануның иң нәтиҗәле чарасы прививка булса да, кайберәүләр вакцина ясатуга шикләнеп карый.

Шәмсия Сафиуллина: «Исән-сау булсам, алмагачлар чәчәк атканда 86 яшемне тутырам. Моңа кадәр прививка дигәннәрен ясатканым булмады. Авырый башлауга сөтләп, мәтрүшкәле чәй эчәм. Табибларга да йөрергә яратмыйм. Күпме гомер бирелсә — шуның кадәр яшәрбез. Авырып, урын өстендә ятарга язмасын». 

Нина Егорова: «Гриппка каршы прививканы ел саен ясатам. Короновируска каршы да быел икенче мәртәбә вакцина ясаттым. Безнең яшьтә суган-сарымсак ашап кына авыруны җиңеп булмас, нәтиҗәле чаралар күрергә кирәк, дип уйлыйм». 

Әминә Хисамова: «Табибларны чакырыр өчен ике-өч көн инде шалтыратып карадым. Телефонны алучы юк. Үзебезгә поликлиникага барырга, шунда башка сәбәп белән табибка килгән сәламәт кешеләр белән бер чиратта торырга туры киләчәк». 

Грипп белән авырганнан соң кеше пневмония, бронхит, сулыш юллары, нерв һәм йөрәк-кан тамырлары системасы авырулары һәм тагын башка чирләрдән өзлегергә мөмкин. Ә куркыныч авыруларны кисәтүнең иң нәтиҗәле ысулы — әлегә бары тик вакцина. 

Дәваханәдә температура белән килгән авыруларны аерым кабул итү оештырылган. Ләкин анда эләгер алдыннан СОVID19 га экспресс-тест тапшырырга кирәк булачак.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев