Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Бу - әһәмиятле

Түбән Камада сайлау участокларында бөтен гаилә өчен «күңелле стартлар» узачак

Россия Президентын сайлаулар 15-17 мартта узачак.

Президент сайлаулары көннәрендә Түбән Каманың сайлау участокларында «күңелле гаилә стартлары» узачак. Анда теләгән һәркем катнаша ала. Чара сәгать 12дә башлана.

Моннан тыш, кайбер сайлау участокларында Май чабу бәйрәме билгеләп үтеләчәк. Сайлаучылар өчен кызыклы программа һәм, әлбәттә, бәйрәмнең төп сые — беленнәр әзерләнә.

Моннан тыш, «сәламәтлек нокталары», авыл хуҗалыгы ярминкәләре, китап күргәзмәләре ачык була. Сайлау участокларында бәйрәм кәефен шәһәрнең иҗади коллективлары булдырачак.

Исегезгә төшерәбез, Түбән Кама районында 117 сайлау участогы эшләячәк. Россия Президентын сайлаулар 15-17 мартта узачак.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев