Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Бу - әһәмиятле

Түбән Камада республика программасы буенча ишегалларын ремонтлый башладылар

2024 елда «Безнең ишегалды» программасына барлыгы 910 миллион сум акча бүлеп бирелгән.

17 апрельдә Түбән Камада «Безнең ишегалды» республика программасы буенча эшләр башланды. Белгечләр Тынычлык проспектындагы 10 нчы йорт территориясендә эшли башлады инде. 

Берьюлы берничә подряд оешмасы иске асфальтны кисеп, бордюрларны сүтүгә кереште.

Бу вакыйга җирле халык өчен бик куанычлы, ди йорт буенча җаваплы кеше Нурия Крылова. Монда яхшы балалар мәйданчыгы да, өлкәннәр өчен уңайлы территория дә булачак.

2024 елда «Безнең ишегалды» программасына барлыгы 910 миллион сум акча бүлеп бирелгән. Эшләр 73 ишегалдында башкарылачак. Кайдадыр ишегаллары уртак, шуңа күрә, белгечләр санаганча, барлыгы 110 йортның ишегалды төзекләндереләчәк. Гомуми мәйдан 157 мең квадрат метр тәшкил итә.

«Түбән Камада 58 йорт, Олы Афанасово авылында 2 йорт, Каенлыда 2 йорт, Красный Ключ поселогында 4 йорт, ә Кама Аланында 7 йорт. Сүз уңаенда, анда инде асфальт катламны сүтү тәмамланды», — дип хәбәр итте «ДСЖКХиБ» МУП директоры Илшат Мөбарәкшин.

Ремонт өчен барлык материаллар да бар, шуңа күрә эш барышында тоткарлыклар булырга тиеш түгел. Сүз уңаенда, ремонтка Түбән Кама белгечләре дә җәлеп ителгән.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев