Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Бу - әһәмиятле

Түбән Камада онкология белән авыручы балалар өчен бәйрәм оештырылды

Балалар өчен күңелле уеннар, конкурслар һәм аниматорлар белән күңел ачу программасы оештырылды.

Түбән Камада Яңа ел белән онкология авырулары булган балаларны котладылар. Балалар өчен күңелле уеннар, конкурслар һәм аниматорлар белән күңел ачу программасы оештырылды. Шәһәр хакимияте һәм «Бердәмлек көче» хәйрия фонды балалар өчен бәйрәм чарасы оештырды, ул «Нефть» клубында узды. Бу хакта Түбән Кама муниципаль районы рәсми сайтында хәбәр ителә.

Яшь түбәнкамалылар принцесса, супергерой, солтан, Кыш бабай, Кар кызы, чыршы һәм фантастик фильмнар һәм сериаллар персонажлары булып киенгән. Әти-әниләр балалар белән бергә истәлекле фотога төште.

Балаларны Яңа ел белән котларга Түбән Кама мэры урынбасары Марина Камелина да килде.«Бу иң игелекле һәм тылсымлы бәйрәмнәрнең берсе, анда олылар да, балалар да теләк тели. Һәм без аларның һичшиксез чынга ашачагына ышанабыз. Тормышыгызда могҗизалар күбрәк булсын өчен, сезгә игелек, бәхет һәм мәхәббәт телим һәм бу бәйрәм озак вакытка истә калсын. Оештыручыларга җылылык белән бүлешкәннәре өчен рәхмәт», — диде ул.

Бәйрәм дәвамында балаларны яраткан мультфильм геройлары шатландырды. Алар туп белән күңелле уеннар, бияләй белән эстафета, бәйгеләр үткәрделәр һәм кызыклы табышмаклар әйттеләр.

Һәркем бәйрәм азагында Түбән Кама муниципаль районы башлыгы Рамил Муллиннан Яңа ел бүләге алды.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев