Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Бу - әһәмиятле

Түбән Камада музыка мәктәпләре парады узды

Анда утыздан артык вокаль һәм инструменталь коллектив катнашты.

Түбән Камада «По главной улице с оркестром» балалар һәм яшүсмерләр ансамбльләре һәм оркестрларының музыкаль фестивале узды.

Анда утыздан артык вокаль һәм инструменталь коллективлар, шәһәребезнең балалар сәнгать мәктәпләренең һәм Салих Сәйдәшев исемендәге Түбән Кама музыка көллиятенең камера һәм халык оркестрлары катнашты.

Чараны үткәрү СИБУР компаниясе ярдәме белән мөмкин булды, чөнки 2 нче балалар музыка мәктәбе проекты социаль инвестицияләр программасы кысаларында «Формула хороших дел» конкурсында җиңүче булып тора.

Химиклар көненә багышланган һәм шәһәрнең Николай Лемаев исемендәге скверда үткәрелгән музыка бәйрәме күп санлы тамашачыларны җыйды. Ике йөзгә якын иҗади, талантлы, амбицияле һәм яшь музыкантларны тамашачы көчле алкышлар белән каршы алды.

Фестивальне киләсе елда да уздырырга планлаштыралар.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев