Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Бу - әһәмиятле

Түбән Камада мәктәп укучылары өчен җәйге китап марафоны эшли башлый

Иң актив катнашучыларны призлар һәм дипломнар белән бүләклиләр.

Түбән Камада кече һәм урта мәктәп яшендәге балалар өчен «Китапстан» җәйге китап марафоны эшли башлый. Җәйге каникул ахырына иң актив катнашучыларны призлар һәм дипломнар белән бүләкләү күздә тотыла. Бу хакта мәгълүмат социаль челтәрләрдә «Түбән Кама үзәк китапханә системасы» төркемендә урнаштырылган.

1 июньдә «Гаилә» шәһәр паркында очрашу узачак, анда китапханә хезмәткәрләре марафон турында сөйләячәк һәм мастер-класс үткәрәчәк. Чара иртәнге сәгать 10да башлана.

«Китапстан» — юл күрсәтүче карта. Катнашучылар сайланган китапларны укып, аның буенча алга бара. Маршрут-трекер укучылар прогрессын визуальләштерергә һәм укыганнарын анализларга ярдәм итә. Хәзерге вакытта 20,5 мең данә экземпляр басылган, ә мобиль версия «Я школьник» кушымтасында булачак.

Проектның төп темасы — Татарстан шәһәрләре һәм символлары.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X