Түбән Камада Лесная урамында төзекләндерүдән соң юл участогы ачылды
Лесная урамындагы яңартылган юлның озынлыгы 2 км 350 метр тәшкил итә.
Түбән Камада капиталь ремонттан соң чираттагы юл участогын ачтылар. Ул Лесная урамында урнашкан. Төзекләндерү эшләрен башкару өчен республика бюджетыннан 337 миллион сум акча бүленеп бирелгән булган.
Лесная урамындагы яңартылган юлның озынлыгы 2 км 350 метр тәшкил итә. Бу — быел төзекләндерелгән иң күләмле юл участогы. Ул Гагарина урамыннан алып Мурадьяна урамы киселешенә кадәр ремонтланды. Яңартылган юл өслегенең уңайлылыгын түбәнкамалылар үзләре дә күреп, тоеп өлгерде инде. «Төзекләндерүдән соң юлларны шулай рәсми рәвештә ачу матур гадәткә кереп бара. Чөнки бу бик мөһим. Иң беренче чиратта без моны төзекләндерү эшләрен башкарган «Татавтодор» оешмасы хезмәткәрләренә рәхмәтләребезне җиткерү өчен эшлибез. Әлеге юлның моңарчы нинди хәлдә булганын барыбыз да яхшы беләбез. Ә бу бик әһәмиятле участок. Моннан пляжга баралар, биредән туристлар еш йөри. «Татавтодор» эшчеләре иртә яздан башлап ремонтка тотындылар. Алар тырышлыгы белән, барлык эшләр план буенча билгеләнгән вакыт аралыгында һәм сыйфатлы итеп үтәлде. Һәм бүген без Лесная урамының никадәр матур, төзек булуына куана алабыз», — дип ассызыклады Түбән Кама районы башлыгы Радмир Беляев.
Төзекләндерү эшләре «Яшәү инфраструктурасы» милли проекты кысаларында башкарылды. Ул быел «Куркынычсыз сыйфатлы юллар» проектына алмашка килде. Гомумән алганда, ремонт кысаларында төзекләндерелгән юл өслегенең мәйданы 47 мең квадрат метрдан артып киткән. Шулай ук 2 км 800 метр тротуарлар салынган, 374 юл билгесе куелган, 308 ут баганасы яңартылган, 5 км озынлыкта юл тамгасы (разметка) сызылган. Уңайлылык өчен борылыш урыннарында юллар тагы да кинәйтелгән, автобус тукталышларында-гы мәйданчыклар да таләпләргә туры китерелеп төзекләндерелгән.
Юл ачу тантанасында Россия Дәүләт Думасы депутаты Олег Морозов та катнашты. Ул елдан ел шәһәрнең яхшы якка таба үзгәрүе, тагы да матурлана баруы турында әйтеп узды. «Мин инде Түбән Кама шәһәре белән студент елларымнан ук таныш. Соңгы биш елда мин бу шәһәр буенча илебез парламенты алдында исәп тотам. Шуны әйтәсем килә, монда ай саен булып торам һәм килгән саен үзгәрешләргә игътибар итәм. Биш ел эчендә шәһәр тагын да ямьләнде. Аның үз йөзе бар. Менә бүген без чираттагы юл участогы ачылышында. Велосипедлар өчен уңайлы юлларны, кичке вакытта яхшы яктыртылган урамны, тигез юл өслеген күреп шатланмыйча мөмкин түгел. Үзгәрешләр күп, алда да төзек, имин юллар артып торсын», — дигән теләкләрен җиткерде Олег Морозов.
Гадәттәгечә, ремонт эшләрендә актив катнашкан «Татавтодор» җәмгыяте хезмәткәрләренә Рәхмәт хатлары тапшырылды. Тантаналы рәвештә ачылганнан соң, төзекләндерелгән юлдан беренче булып юл хезмәте машиналары узды.
Яңартылган участок юл куркынычсызлыгы таләпләренә туры китерелеп эшләнгән. Бүген иң мөһиме — төзекләндерелгән юлларның иминлеген тәэмин итү. Моның өчен машина йөртүчеләргә дә, җәяүлеләргә дә юл кагыйдәләрен төгәл үтәргә, саклык чараларын күрергә, юл хәрәкәтендә катнашкан һәркемгә хөрмәт белән карарга кирәк.
"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев