Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Бу - әһәмиятле

Түбән Камада күргәзмә-аукционда җыелган акчалар МХО урынындагы хәрбиләргә әйберләр алуга тотылачак

Комплекслы музейда оештырылган хәйрия күргәзмә-аукцион үз эшен 1 февральдә башлый.

Түбән Кама рәссамнары шәһәрнең комплекслы музее ярдәме белән күргәзмә-аукцион оештыра. Шул рәвешле сәнгать эшлеклеләре «Түбән Кама геройларына җылылык бүләк ит» акциясенә ярдәм итәргә булды.

Картиналар сатудан кергән барлык акчалар сугышчылар өчен кирәкле әйберләр сатып алуга юнәлдереләчәк.

Комплекслы музейда оештырылган хәйрия күргәзмә-аукцион үз эшен 1 февральдә башлый. Бу Татарстанда беренче шундый чара. Хәзер соңгы әзерлек эшләре бара. Иң кыйммәтле лотның бәясе якынча 15 мең сум, иң арзаны — 2,5 мең сум булачак.

«Без барлык акчаларны хәрбиләргә күчерергә планлаштырабыз», — ди Түбән Кама комплекслы музее директоры Лилия Гатауллина.

Исегезгә төшерәбез, «Түбән Кама геройларына җылылык бүләк ит» акциясенә һәркем кушыла ала. Теләгән сумманы добро-нк. рф. сайтында күчерергә мөмкин. Хәзерге вакытта гомуми тырышлык белән 2,5 млн сумга якын акча җыелган, таләп ителгән сумма — 15 млн сум. Бу акчага мең данә амуниция җыелмасы әзерләү планлаштырыла. Бер комплектның бәясе якынча 15 мең сум.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев