Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Бу - әһәмиятле

Түбән Камада Комсомол ветераннары советын оештырырга планлаштырыла

Бу оешманы җитәкләүне Олег Корниловка ышанып тапшырдылар.

Түбән Камада «Мирас» мәдәният йортында комсомолның 105 еллыгы уңаеннан бәйрәм узды. Бу хакта Түбән Кама районының рәсми сайтында хәбәр ителә.

Бәйрәм башланганчы фойеда күргәзмә оештырылды. Анда комсомол турында китаплар, беренче комсомолларның әйберләре һәм истәлекле фотолар тәкъдим ителде.

Залда алтмышынчы һәм җитмешенче елларда чиста кырда Түбән Кама шәһәрен, нефть химиясе комплексын, мәктәпләрне һәм балалар бакчаларын төзегәннәр җыелды.

Очрашуда катнашучылар шәһәрдә Комсомол ветераннары советын булдыру өчен бердәм тавыш бирделәр һәм бу оешманы җитәкләүне Олег Корниловка ышанып тапшырдылар. Түбәнкамалы — шәһәрнең танылган музыканты һәм ул актив иҗтимагый эшчәнлек тә алып бара. Аның инициативасы белән «Мирас» район мәдәният йортында XX гасыр интерактив музее ачылды, диелә хәбәрдә.

Фото: Түбән Кама районы рәсми сайтыннан

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев