Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Бу - әһәмиятле

Түбән Камада Җиңү көнен бәйрәм итү вакытында куркынычсызлык чаралары көчәйтеләчәк

Түбән Кама мэры шәһәр администрациясе командасы белән Җиңү көнен бәйрәм итү маршруты буенча үтте.

Түбән Камада Җиңү көнен бәйрәм итү вакытында куркынычсызлык чаралары көчәйтеләчәк

Түбән Кама мэры Рамил Муллин шәһәр администрациясе командасы белән Җиңү көнен бәйрәм итү маршруты буенча үтте.

Чара барышында алар монумент мәйданын һәм Халык иҗаты йорты территориясен төзекләндерү турында фикер алыштылар.

Рамил Муллин билгеләп үткәнчә, май башына һәйкәлләр янын җыештырырга, чәчәкләр утыртырга, фасадларны тәртипкә китерергә, баскычларны һәм брусчатканы ремонтларга кирәк.

«Шулай ук музыка көллияте янында өстәмә эскәмияләр урнаштыру мөмкинлеген карыйбыз», — дип яза ул.

Моннан тыш, шәһәр мэры бәйрәм көнендә куркынычсызлык чараларына аерым игътибар биреләчәген ассызыклады.

«9 Май — зур бәйрәм. Бу көнне без геройларыбызны искә төшерәбез һәм тере легендалар белән очрашабыз, шуңа күрә безнең өчен бу датаны лаеклы каршы алу мөһим!» — дип нәтиҗә ясады Рамил Муллин.

Фото: Рамил Муллин

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев