Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Бу - әһәмиятле

Түбән Камада яшәүчеләр хәрбиләргә бушлай посылка җибәрә ала

Тулы мәгълүматны 8-800-100-00-00 телефоны аша белергә мөмкин.

Россия Почтасы бүлекчәләре махсус хәрби операция зонасындагы хәрбиләр өчен посылкаларны бушлай кабул итә. Татарстан халкы узган елда 5 меңнән артык бандероль җибәргән. Бу хакта Түбән Кама муниципаль районы рәсми сайтында хәбәр ителә.

Посылкада яки хатта хәрби часть номерын, фамилиясен, алучының исемен һәм адресын күрсәтергә кирәк. Мисал өчен, Мәскәү шәһәре, 103400.

Операторлар посылкаларны ачык килеш кабул итә, тыелган әйберләр булмасын өчен тикшерәләр. Мисал өчен, тиз бозыла торган ризыклар. Һәр посылканың авырлыгы 10 килограммнан артмаска тиеш, шуңа күрә почта бүлекчәсендә аларны үлчәп, кирәк булса, берничә тартмага бүлеп салалар.

Россия Почтасы Мәскәүдә Саклану министрлыгы вәкилләренә посылкаларны тапшыра, алар үз чиратында адресатларга җибәрүне оештыра.

Тулы мәгълүматны 8-800-100-00-00 телефоны аша белергә мөмкин.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев