Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Бу - әһәмиятле

Түбән Камада яшәүче хатын-кызлар декрет вакытында яңа һөнәрле була ала

Яңа һөнәрне «Демография» илкүләм проекты буенча алырга мөмкин.

Түбән Кама мэры урынбасары Марина Камелина «эшлекле дүшәмбе» барышында «Демография» илкүләм проекты кысаларында районда гамәлгә ашырыла торган инициативалар турында сөйләде.

Иң зур проектларның берсе — «Балалары туган гаиләләргә финанс ярдәме» дип атала.

Әлеге программа кысаларында балалары булган гаиләләргә социаль ярдәм күрсәтүнең түбәндәге чаралары тормышка ашырыла:

— беренче бала туу сәбәпле (уллыкка алу), һәм бу балага 3 яшь тулганчы билгеләнә торган айлык федераль түләү. Ул балалары булган һәм кереме бер кешегә 25 792 сумнан артмаган гаиләләргә билгеләнә;

— авылда яшәүче хатын-кызның беренче баласы туган очракта — 50 мең сум (хатын-кыз 25 яшькә кадәр булганда), 29 яшькә кадәрге хатын-кызның өченче баласы туган очракта — 100 мең сум.

Шулай ук «Демография» илкүләм проекты кысаларында декреттагы һәм эшсез хатын-кызлар һөнәри һәм өстәмә һөнәри белем буенча түләүсез белем ала алалар.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев