Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Бу - әһәмиятле

Түбән Камада яңа туган сабыйлар патологиясе бүлеген перинаталь үзәкнең акушерлык корпусына күчерергә планлаштыралар

Бушаган бинада «Балалар өчен медицина реабилитациясе үзәге» урнашачак.

Перинаталь үзәкле Түбән Кама район балалар хастаханәсенең яңа туган балалар патологиясе бүлеген акушерлык корпусына күчерү планлаштырыла. Ә бушаган бинада «Балалар өчен медицина реабилитациясе үзәге» урнашачак. Бу хакта «эшлекле дүшәмбе»дә Түбән Кама муниципаль районы сәламәтлек саклау идарәсе җитәкчесе Сергей Мерясев сөйләде.

«Бала табу санының 3,5 меңнән 2,2 меңгә кадәр кимүе сәбәпле, өченче һәм дүртенче акушерлык корпуслары ярым буш тора. Мәйданнардан нәтиҗәле файдалану максатыннан, яңа туган сабыйлар патологиясе бүлеген күчерү өчен челтәрләрне алыштырып, бинаны модернизацияләүне һәм ремонтлауны тәкъдим итәбез, бу сабыйларга медицина ярдәме оештыруның дәвамчанлыгын тәэмин итәчәк. Ә бушаган өч катлы корпуска «Балалар өчен медицина реабилитациясе үзәге»н күчерергә тәкъдим итәбез», — диде Мерясев.

Хәзер балалар өчен тернәкләнү үзәге балалар бакчасы бинасында урнашкан.

«Бүген бу хастаханә шәһәрчегеннән ерак урнашкан һәм капиталь ремонт таләп итә торган, уңайлы мохиты булмаган аерым торган балалар бакчасы бинасы. 2022 елда федераль программа кысаларында үзәк 92 миллион сумлык реабилитация җиһазы белән тәэмин ителде, ул бүген нәтиҗәле кулланыла».

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев