Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Бу - әһәмиятле

Түбән Камада яңа прокурор билгеләнде

Бу вазифаны хәзер Айрат Галимәрданов башкарачак.

Айрат Галимәрданов Түбән Кама прокуроры итеп билгеләнде. Аны билгеләү турында боерыкка 25 декабрьдә кул куелды, дип хәбәр иттеләр НТР 24 редакциясенә шәһәр прокуратурасында.

Галимәрданов 1975 елның 16 гыйнварында Татарстан Республикасы Мөслим районының Яңа Сәет авылында туган. Ул 2014 елдан Татарстан Республикасы Тукай районы прокуроры вазифасын били. Хәзер аңа 48 яшь, 1998 елда ул В. И. Ульянов-Ленин исемендәге Казан дәүләт университетын юриспруденция белгечлеге буенча тәмамлый. Гомуми хезмәт стажы 25 елдан артык тәшкил итә.

Исегезгә төшерәбез, 25 октябрьдә Түбән Кама шәһәр прокуроры Ольга Купова вазифасыннан китүе билгеле булды. Ул вакытта хәбәр ителгәнчә, бу аның биш еллык контракты тәмамлану һәм лаеклы ялга китүе белән бәйле иде.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев