Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Бу - әһәмиятле

Түбән Камада Гагарин һәм Сөембикә урамнарындагы юллар капиталь ремонтланачак

Эшләр төрле программалар, шул исәптән федераль программалар кысаларында да узачак.

2024 елда Түбән Камада юл япмасына капиталь ремонт ясалачак. Сүз Корабельная, Студентлар урамнары (Төзүчеләр проспектына кадәр), шулай ук Менделеев, Гагарин һәм Сөембикә урамнары турында бара. Бу хакта «эшлекле дүшәмбе» дә Түбән Кама районы башкарма комитеты җитәкчесе Роман Булатов сөйләде.

Эшләр төрле программалар, шул исәптән федераль программалар кысаларында да узачак. Шулай ук кайбер участоклардагы 2023 елдан калган эшләр ахырына җиткереләчәк. Ремонтны бу атна ахырында башларга уйлыйлар.

«Узган елдан Тынычлык проспекты, Бакый Урманче урамы һәм өлешчә Вахитов проспекты буенча эшләр калды. Сабантуйга кадәр, ягъни 15 июньгә кадәр, эшләрне тулысынча төгәлләргә уйлыйбыз», — дип билгеләп үтте Булатов.

Моннан тыш, кайбер участокларда квартал эчендәге юлларда ремонт үткәрү планлаштырыла. Монда шулай ук Сабантуйга кадәр барлык эшләрне тәмамлау бурычы тора. Шәһәр читендәге эшләргә килгәндә, Түбән Кама — Зәй — Чаллы трассасында ремонт бара инде.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев