Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
Бу - әһәмиятле

Түбән Камада дүрт фатир хуҗасына законсыз планлаштырган өчен штраф билгеләнгән

Инспекция хокук бозучыларга 2 000 сум штраф салган. Әмма, белгечләр билгеләп үткәнчә, бу чыгымнарның башы гына.

Түбән Кама торак инспекторлары планировканы үз белдекләре белән үзгәрткән өчен берьюлы дүрт фатир хуҗасын административ җаваплылыкка тарткан. 

Татарстан Дәүләт торак инспекциясе матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, Җиңүнең 30 еллыгы урамындагы 12/19 йорт хуҗалары кухня белән бүлмәне берләштергән, шулай ук санузелны коридор хисабына зурайткан. Вокзал урамындагы фатирда санузел келәткә әйләндерелгән, ә келәт ванна бүлмәсе белән берләштерелгән. Химиклар проспекты буенча 94 нче йортта бүлмә коридор хисабына зурайтылган, ә кухнядагы ишек сүтелгән.

Иң җитди үзгәртеп кору Химиклар проспектындагы 36а санлы йортта теркәлгән, анда хуҗалар, кухняны, бүлмәне һәм коридорны берләштереп, стеналарны тулысынча диярлек сүткән.

Инспекция хокук бозучыларга 2 000 сум штраф салган. Әмма, белгечләр билгеләп үткәнчә, бу чыгымнарның башы гына. Башкарма комитетта яки суд аша үз белдегең белән яңадан планлаштыруны законлаштыру мөмкин булмый, чөнки кайбер эш төрләре тыелган булып санала. Бу — терәк диварларны җимерү, «юеш зоналарны» (кухня һәм санузелны) фатирның башка нокталарына күчерү, газ плитәсе белән кухня арасындагы ишекне бетерү, шулай ук җылылык батареяларына тоташтыру хисабына җылы идән урнаштыру.

Әгәр милекче суд карары буенча да фатирны беренчел кыяфәтенә кайтарудан баш тартса, законсыз планлаштырылган фатирны торги аша сатарга мөмкиннәр. Моңа бәйле рәвештә, түбәнкамалыларга, җитди финанс һәм юридик нәтиҗәләрне булдырмас өчен, тиешле органнар белән фатирлар планлаштыруның теләсә нинди үзгәрешләрен килештерергә киңәш итәләр.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев