Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
Бу - әһәмиятле

Түбән Кама дамбасында яңартылган юл участогы ачылды

Бу эшләргә 61 млн сумнан артык акча бүлеп бирелгән.

Түбән Камада Красный Ключ дамбасында капиталь ремонттан соң тантаналы рәвештә 1,6 км озынлыктагы юл участогын ачтылар.

Ремонт Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы ярдәмендә башкарылды. Бу эшләргә 61 млн сумнан артык акча бүлеп бирелгән. 

«Барыгызга да рәхмәт. Чынлыкта «Татавтодор» — оешкан коллектив. Һәр квадрат метр артында — сезнең хезмәт. Сезгә чын күңелдән рәхмәт белдерәм. Киләсе елга юл күләме әйбәт булыр дип өметләнәм. Без сезнең белән бергә эшләүне дәвам итәчәкбез», — дип мөрәҗәгать итте юлчыларга Радмир Беляев.

Капиталь ремонтның икенче этабы кысаларында дамбада 11 мең кв. метрдан артык юл кырые ныгытылган. Шулай ук куркыныч участокларда 14 юл билгесе һәм 32 метр барьер киртәсе куелган.

Дамбаны ремонтлау бакча массивларында транспорт уңайлылыгын сизелерлек яхшыртты. Әлеге территориядә бүген 12 меңгә якын йорт хуҗалыгы исәпләнә. 

Юлның бу өлеше 2024 елда авыл хуҗалыгы министрлыгы линиясе буенча республика программасына кертелгән иде. Беренче этап кысаларында 750 метрга якын юл ремонтланган. Бүгенге көнгә нибары 2 км 400 м юл өслеге яңартылган. Киләсе елга капиталь ремонтның өченче этабы планлаштырылган.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев