Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Бу - әһәмиятле

Түбән Камада 22 апрельдән җылыту сезоны тәмамлана

Бүген инде җылылыкны сүндерү буенча барлык техник чаралар үткәрелә.

22 апрельдән Түбән Камада җылыту сезоны тәмамлана. Бу хакта дүшәмбе көнне планеркада Түбән Кама районы башкарма комитеты җитәкчесе Роман Булатов хәбәр итте.

«Бүген инде җылылыкны сүндерү буенча барлык техник чаралар үткәрелә. Июнь аенда кешеләр алачак май квитанцияләрендә җылылык өчен түләү инде эләгергә тиеш түгел. Киләсе этапта язгы опрессовка булачак», — дип ачыклык кертте Булатов.

Түбән Кама мэры Рамил Муллин җылылык белән тәэмин итү бетерелгәннән соң ук ремонт эшләрен башларга кушты, чөнки челтәрләрнең тузганлыгы 60-70% тәшкил итә — бу шәһәрнең җитди проблемаларының берсе.

Исегезгә төшерәбез, җылыту сезонының ахыры конкрет календарь датага бәйле түгел. Биш көн рәттән урамда уртача тәүлеклек температура 8 градустан югарырак булган чоракта, җылыту чоры тәмамлану турында карарны җирле хакимият органнары кабул итә.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев