Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Бу - әһәмиятле

Түбән Камада 2024 елның көзендә 300 меңнән артык агач утыртканнар

Түбән Кама районы башлыгы Рамил Муллин киләсе елда бу юнәлештә эшне дәвам итәргә кушты.

Түбән Камада һәм районда 2024 елның көзендә 300 меңнән артык агач һәм куак утыртылган.

«Эшлекле дүшәмбе» барышында район башкарма комитеты җитәкчесенең торак-коммуналь хуҗалык буенча урынбасары Максим Парамонов сөйләгәнчә, «Этилен 600 индустриаль паркы инфраструктурасы» проекты кысаларында агачлар аеруча күп утыртылган. Түбән Кама урман хуҗалыгы көче белән 77 гектар мәйданда 293 меңләп агач утыртылган. Шулай ук учреждение хезмәткәрләре көче белән шәһәрдә 1,3 меңгә якын ылыслы агач үсентесе барлыкка килгән. 

Экологик финанслау хисабына якынча 4,7 мең агач һәм куак сатып алынган һәм утыртылган. Шәһәр территориясен яшелләндерүгә ТИҮС рәисләре зур өлеш кертә, алар халык белән бергә 2,5 меңгә якын агач утырткан. Шәһәр барлыкка китерүче предприятиеләр дә читтә калмый.

Түбән Кама районы башлыгы Рамил Муллин киләсе елда бу юнәлештә эшне дәвам итәргә кушты. Әйтергә кирәк, территорияне яшелләндерү «Урман эчендә шәһәр» концепциясенә туры килә.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев