Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Бу - әһәмиятле

Түбән Кама халкы Ураза бәйрәмен билгеләп үтә

Бүген изге Рамазан ае һәм 30 көн дәвам иткән ураза тәмамланды.

Төп тантаналар, традиция буенча, үзәк мәчеттә узды. Түбән Кама районы имам-мөхтәсибе Сәлих хәзрәт Ибраһимов бәйрәм вәгазе белән чыгыш ясады. Аннары коллектив намаз укылды. Бәйрәм намазын укырга теләүчеләр күп булганлыктан, аны бинада да, урамда да укыдылар. Күпләр гаиләләре белән килде.

Бәйрәм намазында Түбән Кама муниципаль районы башлыгы Рамил Муллин да катнашты. Ул Түбән Кама халкын бәйрәм белән котлады.

Быел иминлек чаралары көчәйтелде. Мәчет территориясендә шәһәрнең барлык хезмәтләре дежур торды.

Ураза бәйрәме «Рамус Молл» сәүдә үзәгендә дәвам итәчәк. Программада — театрлатырылган тамаша, хәләл ярминкә, мастер-класслар.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев