Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Бу - әһәмиятле

Түбән Кама халкы «След» эзләүчеләр отрядына квадрокоптер сатып алырга ярдәм иткән

Түбәнкамалылар 123 мең сумга якын акча җыйган.

Түбән Кама халкы «След» волонтерлар отрядына кешеләрне эзләү өчен кулланылачак квадрокоптер сатып алырга ярдәм итте.

Түбәнкамалылар 123 мең сумга якын акча җыйган. Волонтерлар социаль челтәрләрдә хәйриячеләргә рәхмәт белдерде.

«Квадрокоптер өчен акча җыюда ярдәм иткән барлык битараф булмаган кешеләргә рәхмәт! Бу безгә югалган кешеләрне эзләүдә ярдәм итәр өчен бик кирәкле әйбер. 122 960 сум җыелды.<...> Квадрокоптер алуга 110 133 сум акча китте. Калган өлеше картада ята. Аны нәрсәгә тотуыбыз турында өстәмә хисап бирәчәкбез».

«След» ирекле эзләүчеләр отряды Түбән Камада 10 ел элек оештырылган иде. Узган ел отряд 148 тапкыр кешеләрне эзләргә чыккан, 133 югалган кеше исән-сау табылган.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев