Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Бу - әһәмиятле

Түбән Кама халкы «Ак Каен» мәчетен тышлауда акчалата ярдәм итә ала

Үзәк Җәмигъ мәчетендә куб урнаштырылган.

Түбән Камада «Ак Каен» мәчете төзелеше дәвам итә. Биредә электромонтаж эшләре тәмамланган, җылыту һәм вентиляция эшли башлаган. Белгечләр бинаны бизәүгә күчә ала, әмма финанслар җитми. 

Бу игелекле эштә теләгән һәркем ярдәм итә ала. Үзәк Җәмигъ мәчетендә куб урнаштырылган. Төзүчеләр акчаның бер өлешен керткән инде, хәзер 7 млн сумга якын акча җитми.

«Без һәркемнең бу игелекле эштә катнашу мөмкинлеге булуын телибез, шуңа күрә без стенаның квадрат метры күпмегә төшүен исәпләргә булдык. Бу суммага эш бәясе керми, бары тик кирпеч һәм аны китерү генә. Исәпләгәнчә, стенаның квадрат метрына 12 800 сум кирәк. Рамазан аенда әлеге игелекле эштә катнашырга теләгән һәр кешенең мондый мөмкинлеге бар», — диде «Ният» хәйрия фонды вәкиле Илназ Абдуллин.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев