Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Бу - әһәмиятле

Түбән Кама районында Җиңү көненә 300дән артык чара үткәрү планлаштырыла

Иң зур акцияләрнең берсе — «Хәтер бакчасы».

Түбән Камада Җиңү көне алдыннан 300дән артык чара узачак.

Шәһәр һәм районның мәгариф учреждениеләрендә хәзер тематик истәлек почмаклары булдыру буенча эш алып барыла. Ветераннар, тыл хезмәтчәннәре, хәрби кардәшлек вәкилләре белән очрашулар узачак.

Шәһәр һәм район учреждениеләрендә конкурслар, фестивальләр, акцияләр старт алды. Ел саен «Хәтер» акциясе кысаларында шәһәр зиратында Ветераннар һәм Сугышчан дан аллеясын чистарту, буяу һәм төзекләндерү буенча өмәләр үткәрелә.

Иң зур акцияләрнең берсе — «Хәтер бакчасы». Төп максат — Бөек Ватан сугышы елларында һәлак булган һәр кеше истәлегенә 27 миллион агач утырту. 

25 апрельдән 5 майга кадәр Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм Рамил Муллин исеменнән ветераннарга котлау открыткалары һәм азык-төлек җыелмалары тапшырылачак.

27 апрельдә теләге булган һәркем «Җиңү диктанты» нда катнаша ала.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев