Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Бу - әһәмиятле

Түбән Кама районында янгында авыл җирлеге башлыгы һәм пенсионерка зыян күргән

Янгын электр җиһазларын монтажлау кагыйдәләрен бозу нәтиҗәсендә чыккан дип фаразлана.

Түбән Кама районының Ширәмәт авылында фатирларның берсендә янгын чыккан. Бу хакта авыл халкы торак пункт башлыгы Владислав Никишинга хәбәр итә. Ул шунда ук ярдәмгә ташлана.

Коткаручылар килгәнче, Никишин фатирга йөгереп керә һәм янгынны үз көче белән җиңәргә тырыша. Әмма төтен аркасында сулыш алуы кыенлаша башлагач, аңа йортны ташлап чыгарга туры килә.

Тиздән коткаручылар килеп җитә. Янган фатирдан мөстәкыйль чыгарга җитешкән хуҗалар, күрше фатирда 76 яшьлек параличлы әби калганын әйтә. Янгын сүндерүчеләр пенсионерны капюшон тибындагы җайланма ярдәмендә урамга алып чыгып, табибларга тапшыра.

Нәтиҗәдә, 4 кв. м. мәйдандагы фатирда йокы бүлмәсендәге җиһазлар янып беткән, торакның стеналары корымланган. Авыл җирлеге башлыгы Владислав Никишинга һәм өлкән яшьтәге хатынга табиблар ярдәме кирәк була. Табиблар аларга «яну продуктлары белән агулану» диагнозы куя.

Фаразланганча, янгын электр җиһазларын монтажлау кагыйдәләрен бозу нәтиҗәсендә чыккан, дип хәбәр итә Түбән Кама муниципаль районы буенча күзәтчелек эшчәнлеге һәм профилактика эше бүлеге матбугат хезмәте.

Фото: Түбән Кама муниципаль районы буенча күзәтчелек эшчәнлеге һәм профилактика эше бүлеге

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев