Түбән Кама районында яңа юл һәм ФАП ачылды
Юлны «Торак пунктларның урам юл челтәрен норматив хәлгә китерү» республика программасы буенча ремонтлаганнар.
Түбән Кама районында берьюлы ике объект ачылды.
Болгарда 600 метрлы юл участогын тантаналы рәвештә тапшырдылар. Җирле халыкны әлеге вакыйга белән котларга Түбән Кама шәһәр Советына депутатлыкка кандидат Радмир Беляев һәм ТР Сәламәтлек саклау министры вазыйфаларын башкаручы Альмир Абашев килде.
Яңа урамындагы 600 метрлы участок хәзер авылның төрле өлешләрен берләштерде дияргә була. Кешеләр хәтта бер-берсенә кунакка ешрак йөри башлаган. Элек бу урында вак таш булганлыктан, яңгырлы көннәрдә юл йөреп булмаслыкка әверелә иде, ди авыл халкы.
Юлны ачу тантанасында Сәламәтлек саклау министрының булуы очраклы түгел. Участок авыл халкына яңартылган фельдшер-акушерлык пунктына кадәр юлны җиңеләйтә. ФАПта ремонтны 2024 елда төгәлләгәннәр, әмма пациентларга медицина ярдәмен тулысынча алу өчен асфальт юл гына җитмәгән.
Юлны «Торак пунктларның урам юл челтәрен норматив хәлгә китерү» республика программасы буенча ремонтлаганнар.
Бәйрәм Байгол авылында да узды. Анда озак вакыт эшләмәгәннән соң ремонтланган ФАП ачылды. Ул ике торак пункттан — Байданкино һәм Байгол авылларыннан 120 пациентка хезмәт күрсәтәчәк.
"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев