Түбән Кама районында фельдшер-акушерлык пунктына капиталь ремонт ясалды
Барлык эшләр «Дәвамлы һәм актив тормыш» илкүләм проекты кысаларында башкарылган.
Түбән Кама районының Байгол авылында фельдшер-акушерлык пунктына капиталь ремонт ясалды.
Шәһәр сәламәтлек саклау идарәсендә сөйләүләренчә, анда түбә яңартылган, биналарга косметик ремонт ясалган, җылылык һәм су белән тәэмин итү җайга салынган, элек булмаган санузел ясалган, яңа ишекләр куелган. Бу атнада мебель һәм кирәкле җиһазларны тулысынча кайтарачаклар.
Барлык эшләр «Дәвамлы һәм актив тормыш» илкүләм проекты кысаларында башкарылган. Бу эшләргә 1 млн 570 мең сум акча бирелгән. ФАП 120 кешегә хезмәт күрсәтә һәм якын арада үз эшен дәвам итәчәк.
"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев