Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Бу - әһәмиятле

Түбән Кама районында агротуризмны үстерүгә 10 млн сумга кадәр акча бүлеп бирергә мөмкиннәр

Түбән Кама муниципаль районы башлыгы Рамил Муллин эш визиты белән Шәңгәлче авыл җирлегендә булды.

Анда 1,7 меңнән артык кеше яши, ә торак пункт составына тугыз авыл керә. Муллин, шулай ук башка җирлекләр башлыклары һәм башкарма комитет җитәкчеләре аларның икесендә — Ташлык һәм Шәңгәлчедә булдылар.

Визит барышында алар җирле китапханә, балалар бакчалары, ФАПлар, мәдәният йортлары һәм мәктәп эше белән танышты.

Визит барышында агротуризмны үстерү турында сөйләштеләр. Агротуризмны үстерү максатларына 10 млн сумга кадәр акча бүлеп бирергә мөмкиннәр. Әмма монда проблема башкада — күп кенә фермалар хуҗасыз хәлдә, алар я ташландык яки рәсмиләштерелмәгән. Бу мәсьәләне эшкә алырга карар ителде.

Авылның коммуналь проблемалары турында да фикер алыштылар. Модульле котельныйлар куярга, газлаштыруны эшләргә һәм челтәрләрне бер идарәче компания кулына тапшырырга кирәк.

Барлык мәсъәләләр дә контрольгә алынды.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев