Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Бу - әһәмиятле

Түбән Кама районы студентлары ясаган мичләр МХО зонасына килеп җитте

Студентлар үз көчләре белән ун мич ясады.

Түбән Кама районыннан «буржуйка» мичләре алгы сызыктагы сугышчыларга кадәр барып җитте. Солдатлар Түбән Кама күп профильле көллиятенең Кама Аланы филиалы студентларына рәхмәт сүзләрен җиткерделәр.

Исегезгә төшерәбез, студентлар үз көчләре белән ун мич ясады. Мичләрне спонсорлар бушлай биргән металлдан эшләгәннәр. Студентлар дәресләр вакытында да, аннан соң да эшләгән. Нәтиҗәдә, бик яхшы «буржуйка» мичләре килеп чыга. 

«Мичләрегез өчен бик зур рәхмәт, безгә алар бик кирәк. Без Кама Аланы көллиятеннән мичләр алдык, алар билгеләнгән урынга, сугышчыларга китәчәк. Тагын бер тапкыр сезгә зур рәхмәт, җиңү безнең кулда булачак!» — дип студентларга МХО зонасыннан рәхмәт белдерделәр.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев