Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Бу - әһәмиятле

Түбән Кама районы авылларында Сабантуй үткәрү графигы басылып чыкты

Моннан тыш, районның сигез торак пунктында авыл бәйрәмнәре узачак.

Түбән Кама районында авыл сабантуйлары киләсе җомгада башланачак. График белән Түбән Кама муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Альфред Нигъмәтҗанов таныштырды.

9 июньдә сабан бәйрәме Кызыл Яр авылында узачак. Ул 16 сәгатьтә башлана.

10 июньдә Сабантуй Кама Аланы поселогында (14:00 сәгатьтә башлана), Олы Афанас (10:00) һәм Каенлы (11:00) авылларында узачак.

11 июньдә бәйрәмнәрне Тоба (15:00), Кызыл Чапчак (12:00), Иске Чишмә (10:00), Шәңгәлче (11:00), Ширәмәт (11:00), Түбән Уратма (11:00) авылларында оештыралар.

17 июньдә сабан бәйрәмен Трудовой бистәсендә 14 сәгатьтән билгеләп үтәчәкләр.

Моннан тыш, районның сигез торак пунктында авыл бәйрәмнәре узачак.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев