Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Бу - әһәмиятле

Түбән Кама паркларында һәм скверларында волонтерлар Георгий тасмаларын тарата

Акция «Мин хәтерлим! Мин горурланам» девизы астында уза.

Россиядә «Георгий тасмасы» акциясе башланды. Ул традицион рәвештә 9 Май алдыннан үткәрелә. Түбән Кама да әлеге акциягә кушылды.
Җиңү алдыннан волонтерлар Лемаев скверы янында үтеп баручыларга тасмалар тараттылар. Акция «Мин хәтерлим! Мин горурланам» девизы астында уза.

Тасмалар — Бөек Ватан сугышында җиңүчеләрнең батырлыгына хөрмәт йөзеннән йөрәк янында йөртелә торган Җиңү символы. Шулай ук Георгий тасмасы Россиянең Хәрби дан билгесе дә. Аны киемгә күкрәк тирәсенә, йөрәк дәрәҗәсендә урнаштыру яхшырак. Шәһәр халкына 50 мең шундый тасма таратырга ниятлиләр.

«Акция 9 майга кадәр дәвам итәчәк. Бәйрәмдә волонтерлар шулай ук Георгий тасмаларын таратачаклар», — дип ачыклык кертте волонтер Татьяна Курочкина.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев