Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Бу - әһәмиятле

Түбән Кама медицина көллияте студентлары калфак тегү буенча осталык дәресендә катнашты

Мастер-класс «Кулыңнан гөлләр тама» проекты кысаларында үтте.

«Кулыңнан гөлләр тама» проектын гамәлгә ашырганыбызга да дүртенче ел киткән икән инде! Шушы вакыт эчендә ниләр генә эшләнмәгән дә кемнәр генә катнашмаган анда. 

Исегезгә төшереп китик әле: шәһәребезнең Кол Гали исемендәге милли китапханәсе һәм «Ак калфак» татар хатын-кызлары оешмасының Түбән Кама бүлеге белән уртак зур проекты булып тора ул. Максаты: онытыла барган гореф-гадәтләребезне яңарту, үсеп килүче яшь буынны татар халкының милли киемнәре белән таныштыру, аларны тегәргә өйрәтүдән гыйбарәт. 

Осталык дәресләрен милли китапханә хезмәткәре Эльмира Гайнемөхәммәтова алып бара. 

«Авыр һәм җаваплы эшкә ничек курыкмыйча алындың? Хәзер бит күпләр тәҗрибәләре белән уртаклашуны кирәк санамый», — дигәнем бүгенгедәй хәтердә.

Проектның тормышка ашырыла гына башлаган елы иде ул.

«Бөтен хатын-кызның да матур булуын телим. Күз алдына китер: нечкә билле, озын толымлы гүзәлкәй шәһәр урамы буйлап атлый. Башына калфагын кыңгыр салган. Ә анда энҗе-мәрҗәннәр тезелгән, алтынсу, көмеш җепләр белән бизәлгән. Бу гүзәллекне күргәч, кайсы егет битараф калыр иде икән! Калфак хатын-кызларның таҗы саналган, затлылык билгесе булган. Калфак кигән хатын-кызның йөреше дә үзгә бит ул. Әйе, гүзәллек үзебездән башлана. Бу тормышны яктырак, матуррак итүгә кечкенә генә өлешемне кертә алсам, бик бәхетле булыр идем», — дип җаваплаган иде ул шул чакта.

Эльмира апа белән калфаклар турында сәгатьләр буе сөйләшергә мөмкин. Тәмен белеп, ниндидер якын танышлары турында сөйләгән сыман тоела ул миңа. «Беләсеңме, калфакларның нинди генә төрләре юк: бияләй калфак, зур бияләй калфак, такта калфак, мөгез калфак, түбәтәй сыманы, көймә рәвешендә ясалганы... Зур түбәтәй калфаклар башны каплап торган. Аларны кәттәҗи дип тә йөрткәннәр әле. Мондый баш киеменең уңай яклары күп булган: сәҗдә кылганда баштан төшмәгән, чәчне таратмаган, башны җылытып торган. Нәрсә белән генә бизәмәгәннәр үзләрен: сәйләннәр, өрелгән пыяладан ясалган мәрҗәннәр, алтын, бәрхет җепләр белән... Соңгы вакытта кәнитилле калфаклар турында күп укый башладым. Җепләрен дә сатып алдым хәтта. Ничек кенә кыюлык табып, тегеп карарга икән, дип баш ватам», — ди калфак «җене» кагылган хезмәттәшем. 

Әнә шулай, армый-талмый, түбәнкамалыларны инде дүртенче ел калфак тегү серләренә төшендерә, зәвыкъ тәрбияли, башкаларны да үзе генә күргән матурлыкны күрергә өйрәтә Эльмира Гайнемөхәммәтова. Үзе дә, булганы белән канәгатьләнмичә, милли баш киеме тегүнең яңа техникаларын үзләштерә.

Әйе, Аллаһка шөкер, бәрәкәтле, озын гомерле булып чыкты әлеге проект. Китап укучыларыбыз өчен генә дип башланган эшебез елдан-ел киңрәк колач ала, күбрәк кешене җәлеп итә. Моннан берничә ел элек проектка шәһәр еб езнең медицина көллияте студентлары кушылды. Эльмира апалары белән алар изү, билбау тегәргә өйрәнде. Соңыннан иҗат җимешләрен «Ак калфак» татар хатын-кызлары оешмасының Түбән Камада узган күчмә утырышына килүчеләргә дә күрсәттеләр. Илебезнең төрле төбәкләреннән җыелган кунаклар яшьләрнең кул эшләренә осталыгын югары бәяләде. 

Әле шушы көннәрдә генә проектның тагын бер этабы тәмамланды. Медицина көллиятенең соңгы курсында белем алучы кызлар үзләре өчен күз явын алырлык калфаклар текте. Алар өчен үткәрелгән осталык дәресләренә Эльмира апалары белән мин дә йөрдем. Йөрдем дип... Файдам әлләни тимәгәндер дә инде анысы. Кушканны алып килүче, фотога төшереп баручы буларак кына катнаштым мин ул чараларда. Һәм тагын... күзәтүче булып. Кызларның мавыгып, бар күңелләрен биреп эшләүләренә барган саен сокланып кайта идем. Шундый тынгысыз, кызыксынучан үзләре! «Апа, болай итсәм, әйбәт булырмы? Төсе туры килерме?» — дип сорый берсе. Икенчесе, бу бизәкне ничек ябыштырырга, дип килгән. Өченчесенең — үз соравы. Эльмира апалары барысын да игътибар белән тыңлый, төпле киңәшләрен бирә, килеп чыкмаган урыннарын эшләп күрсәтә. 

Берничә айга сузылган тырыш хезмәтнең матур нәтиҗәсе үзен озак көттерми: берсеннән-берсе затлы калфакларны чәчкә кадап, истәлеккә фотога төшәбез. Әйтергә дә онытып торам икән: кызларның мөгаллимнәре — татар теле һәм әдәбияты укытучысы Ләйлә Йосыпова да бик теләп катнашты әлеге очрашуларда. «Мондый осталык дәресләре яшь буынны кул эшләренә генә өйрәтеп калмыйча, туган халкына, аның гореф-гадәтләренә мәхәббәт тә тәрбияли», — дип саный мөгаллимә. Китапханә белән үзе эшләгән уку йорты арасындагы дустанә мөнәсәбәтләрнең озын гомерле булачагына да өметләнә ул. Без дә ышанабыз. Шуңа да, яңа очрашуларга кадәр, дип саубуллаштык үзләре белән. «Калфак кигән хатын-кызның йөреше дә үзгә!» 

Айгөл Гәрәева, Кол Гали исемендәге милли китапханә хезмәткәре 
Автор фотолары.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев