Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
Бу - әһәмиятле

Түбән Кама җитәкчеләре планеркасында опрессовка һәм сайлаулар турында фикер алыштылар

Процесс тәмамлануга таба бара.

Җылылык челтәрләренә опрессовка үткәрү — Түбән Кама җитәкчеләренең атналык киңәшмәсенең көн тәртибендә булган төп темаларның берсе. Бу җылыту сезоны башланыр алдыннан мәҗбүри эш. Ул җитешсезлекләрне ачыкларга һәм аларны вакытында бетерергә мөмкинлек бирә.

Процесс тәмамлануга таба бара. 920 йорт әзерлек паспорты алган инде — бу Түбән Кама торак фондының 91 проценты. Социаль объектлар җылылык бирүгә тулысынча әзер диярлек. Моннан тыш, шәһәрдә коммуналь челтәрләрне капиталь ремонтлау эшләре дәвам итә.

«Татэнерго» 47 км челтәрне алыштыру эшен башкара. 40 км челтәр, шул исәптән 18 км кайнар су белән тәэмин итү челтәре монтажланган инде. Шулай ук 21 нче ЦТПда технологик җиһазлар үзгәртелә. График буенча эшләрне тәмамлау вакыты — 20 октябрь. Гидравлик сынауларның беренче һәм икенче этапларыннан соң 240 кимчелек ачыкланган. Хәзерге вакытта инде 215е бетерелгән. Бу эшләрне башкару өчен 10 подряд оешмасы җәлеп ителгән. Бу 140 белгеч һәм 40 берәмлек техника. Эшләр тәмамлану стадиясендә», — дип хәбәр итте Түбән Кама муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесенең ТКХ буенча урынбасары Максим Парамонов.

Бу атнада тагын бер мөһим вакыйга — сайлаулар көтә. 14 сентябрьдә Татарстанда Бердәм тавыш бирү көнендә, Республика Рәисен сайлаудан тыш, гражданнарга җирле үзидарәнең вәкиллекле органнарына депутатлар сайларга туры киләчәк. Әзерлек эшләре тулысынча төгәлләнгән инде.

«Бердәм тавыш бирү көнендә «мобиль сайлаучы» системасы эшләячәк. 10 сентябрьгә кадәр тору урыны буенча Дәүләт хезмәтләре порталы аша, МФЦ офисларында, территориаль сайлау комиссияләрендә тавыш бирү турында гариза бирергә була», — дип хәбәр итте Түбән Кама муниципаль районы Советы Аппараты җитәкчесе Ришат Нәфыйков.

Традиция буенча барлык сайлау участокларында да бик күп активлыклар: концерт программасы, спорт ярышлары, конкурслар, мастер-класслар оештырылачак.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев