Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Бу - әһәмиятле

Түбән Кама газетасы мәктәп матбугаты фестивалендә гран-при яулады

Чараны Мәскәү дәүләт университетының журналистика факультеты оештырды.

Түбән Каманың «Адымнар» полилингваль гимназиясенең «Адымнар Times» газетасы мәктәп массакүләм мәгълүмат чаралары фестивалендә тәкъдим ителде.

Чараны Мәскәү дәүләт университетының журналистика факультеты оештырды.

Газета өстендә эшләгәндә, балалар басма эшенең нигезләренә төшенде, мәгълүмат һәм аның презентациясе белән эшләргә өйрәнде, чыгарылышта актив катнашты. Газетаның полилингваль юнәлеше бар: материаллар рус, татар һәм инглиз телләрендә языла.

Мәктәп матбугаты фестиваленә йөзләгән медиапродуктлар тәкъдим ителде. Ә «Адымнар Times» газетасы «Мәктәп вакытлы басмасы» номинациясендә фестивальнең гран-при бүләгенә ия булды.

Фото: Түбән Кама хакимиятенең матбугат хезмәте

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев